Yandeх биргән мәгълүматны Актаныш районы Карт авылында яшәүче Әлфирә Фәтхетдинова да Татар Суксуы авылыннан 4 чакрым ераклыктагы Көләгеш сазлыклары януны раслады. Элек печәнлекләр янган булган, хәзер торфка да ут капкан. Татар Суксуы һәм Карт авылларында яшәүче халык айга якын инде төтеннән интегә икән. АКШтагы Мэриленд университетының янгыннар күзәтү системасы да Актаныш якларында соңгы 24 сәгать эчендә ут барлыгын теркәгән.
Иярченнән алынган мәгълүматларга караганда, Бөлгелмәдән 18 чакрым ераклыкта, Актүбә белән Карабаш уртасындагы Бирючевка авылыннан 2 чакырым җирдә янгын очрагы күренгән. Бу мәгълүматны Yandeх та раслый. Pozhar.yandex.ru янгын турында бөтен мәгълүматларны туплый.
Мэриленд университеты белән бәйләнештә торган иярчен исә, 2 август көнне төш вакытында Кайбыч районындагы Борындык авылыннан 7 чакрым ераклыкта янгын очрагы теркәгән. Yandeхта бу хакта мәгълүмат юк. Әмма районның гадәттән тыш хәлләр хезмәте, ул якларда чыннан да ут чыгу очрагы булганны әйтте. Куланга станциясеннән ерак булмаган утыртылган агачлыкта (посадка) корыган үлән яна башлаган булган.
Иртәнге якта да Казан төтен эчендә иде. Сәгать 10 да "Меллениум" күперендә төтен аркасында бөкеләр барлыкка килде. Бу видеоязманы тыңлаучыбыз җибәрде.