Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә урман янгыннарында үлгәннәр саны 50гә җитте


Русияннең көнбатышында чыккан янгыннардан үлгәннәр саны 50-гә җиткәндә, Мәскәү тирәсендәге янгыннар сәбәпле башкаланы төндә томан каплады. Томан иртәгә таба таралса да, белгечләр эссе һаваның әле дәвам итәчәген әйтеп, шәһәрне кабат томаннар каплый алачагы турында кисәтте.

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы соңгы 24 сәгатьтә 300 янгынның сүндерелүен хәбәр итте. Шулай да ил буйлап дәвам иткән 600гә якын янгын бар.

Урманнардан кала торф янгыннары да арта бара, бу янгыннарны су белән сүндереп булмый. Җир асты янгыны буларак озак мөддәткә дәвам итә алган торф янгыннарыннан чыккан томан, кеше сәламәтлегенә зыяны зуррак. Белгечләр Мәскәү халкын урамга битлек киеп чыгарга киңәш итә.
XS
SM
MD
LG