Accessibility links

Кайнар хәбәр

Цхинвали вокзалына мина куелган дигән хәбәр расланмады


Цхинвали – Көньяк Осетия башкаласы Цхинвалида автовокзал бинасына мина куелган дигән хәбәр расланмаган.

Республиканың иминлек хезмәте хәбәр итүенчә, саперлар бина һәм вокзал тирәсен тикшереп чыккан, ләкин бер шартлаткыч та тапмаган.

Цхинвали вокзалына мина куелу турында якшәмбе иртәсендә бер ханым Мәскәү милициясенә шалтыратып хәбәр иткән булган. Хәзер бу ханымны ачыклау эшләре бара.

Бүген Цхинвалида ике ел элек булган бәрелешләр вакытында корбан булганнарны искә алу чаралары үтә.
XS
SM
MD
LG