Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таҗикстанда елга ташуыннан 40 өй җимерелде


Таҗикстан Гадәттән тыш хәлләр министры Даглы Бәдаһшан вилаятенең Мургап районында булган су ташуда 40 өйнең җимерелүен һәм әлеге афәттән үлүчеләр булмавын белдерде. Төбәктәге халык иминрәк урыннарга күчерелгән.

Министрлык Мургап районы белән Кыргызыстанның көньягындагы Ош шәһәре арасындагы юлның ташулардан зыян күрүен белдерде.

Таҗикстанда ел башыннан бирле бу илдә булган табигый фаҗига нәтиҗәсендә 44 кеше үлгән, 50дән артык кеше югалган. Шулай ук күпер, юл һәм өйләргә зыян килүе белдерелә.
XS
SM
MD
LG