Сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов сүзләренчә, Шәймиев республика тәхетеннән үз теләге белән китмәгән. Аны бу эшкә федераль үзәк этәргән, ди ул.
Эшнең башы исә, Казанга Һиллари Клинтонның килүеннән соң була. “Күптәннән Шәймиевкә теш кайрап килгән федераль үзәк өчен бу соңгы тамчы булды”, ди Әхмәтов. Нәкъ бу вакыйгадан соң Мәскәү Шәймиевнең халыкара дәрәҗәдә танылуыннан куркып, аны президентлыкта калдырмаска булган.
Татарстанда АКШ консуллыгын ачу мөмкин хәлме?
Һиллари Клинтон сәфәреннән соң Вашингтонда Татарстанны мөселманнар һәм христианнар берләшеп, толерант яшәүче төбәк буларак таный башлаганнар. Казанда АКШ консуллыгын ачу турында да сүз чыккан иде. Әмма Русиянең тышкы эшләр министрлыгы, американнарның Казанда консуллык ачарга теләвен, аларның Русиянең эчке эшләренә тыкшыну билгесе итеп күрде.
Әхмәтов фикеренчә, консуллык ачу татар милләтчеләре күңеленә хуш килер иде - әлегә Татарстан башкаласында Төркия белән Иранның гына вәкилчелекләре бар. Сентябрьдә Беларус илчелегенең бүлекчәсе ачылуы көтелә.
Әхмәтов фикеренчә, суверенитет турындагы декларациянең юбилее алдыннан Татарстан хөкүмәте бу вакыйгадан игътибарны мөмкин кадәр читкә юнәлтмәкче. Мәсәлән, шул көннәрдә Казанда шау-гөр килеп дөньякүләм танылган цирк “Дю солей” үз чыгышларын ясаячак.
Башкортстан президенты халыкка ачыграк
Әхмәтов Башкортстанның яңа президентына да игътибар итә. Аның фикеренчә, ике республика башлыгы якын арада күрешеп, танышырга тиешләр. “Әлбәттә, Мәскәү Татарстан белән Башкортстанны үзара дуслаштырырга теләми. Шулай да якынлашып килүче җанисәп вакытында элекке вакыттагы кебек күп кенә татарны башкорт дип яздыру галәмәте булмаска тиеш. Чөнки бу президент Рөстәм Хәмитовның абруен нык пычратачак.
Ике төбәк җитәкчесен чагыштырып караганда, Әхмәтов, Башкортстан президентының халыкка ачыграк булуын әйтә. Урынына билгеләнгәч үк Рөстәм Хәмитов, Русия президенты Дмитрий Медведев кебек, интернетта үз блогын булдырды. Әмма гомумән алганда, ике республикада да хакимият халыктан әлегә ерак тора", ди Әхмәтов.