Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милициядә реформалар була аламы?


Русия милициясен реформалау канунын эчке эшләр министрлыгы үзе әзерләде. Тик үз-үзеңне үзгәртеп буламы соң? Күзәтүчеләр фикеренчә, эчке эшләр министрлыгын илдәге бар сәяси системаны төзәтми торып үзгәртеп корып булмаячак. Элекке милиция хезмәткәре Борис Иванов, Русия елдан-ел көчәя барган жандарм дәүләтенә әйләнә бара дип исәпли.

Федерал президент Дмитрий Медведев эчке эшләр министрлыгында реформалар үткәрү турында яңа канун өлгесен тәкъдим итте һәм милиция урынына полиция коруны яклап чыкты. Бу фикерне күпләр исем алыштырып кына җисем үзгәрмәс шул дип каршы алды.

Министрлык системасын җимереп була, әмма үзгәртү мөмкин түгел

Белгечләр милиция атамасын полициягә алыштырудан гына аның эчке системасы үзгәрмәс дип саный. Мәскәүдәге Карнеги үзәге эксперты Мария Липман сүзләренчә, эчке эшләр министрлыгы системасын җимереп була, әмма аны үзгәртү мөмкин эш түгел. Липман, министрлыктагы кризис ул илдәге бар сәяси системаның кризисы нәтиҗәсе, ди:

“Советлар берлегеннән аерылып чыккан күп илләрдә милиция хәзер полиция дип атала. Әмма анда тәртип саклау көчләре полиция булганга күрә генә яхшы эшләми. Чөнки аларда полициянең халыкка хисап тоту гадәте бар, ә Русиядә андый әйбер юк”, ди Мария Липман.

Милиция хезмәте эшен яхшы белгән элекке милиция хезмәткәре Борис Иванов та милициянең исемен алыштырып торуның мәгънәсе юк дип саный. Беренче чиратта милициянең эчке системасын, ягъни эшләү тәртибенә үзгәрешләр кертергә кирәк, ди ул.

“Полиция сүзенең бөтен мәгънәсе политикага бәйле. Полицияне хакимиятнең, түрәләрнең эшләгән эшләрен яклап баручы орган итеп кенә күрәм”, ди Борис Иванов.

Әмма соңгы елларда Русиядә милиция беренче чиратта нәкъ менә хакимиятне һәм югарыда утырган түрәләрне яклаучы хезмәт итеп күрсәтте. Гәрчә ул полиция дип аталмаса да. Бу тәртип саклау көчләренең ничек аталуы мөһим түгеллеген, ә беренче урында алга нинди максатлар куелуы торуын раслаган бер мисал.

ОМОН, СОБР котыра

Тула милиция академиясен тәмамлаган, Казан шәһәре районнары эчке эшләр идарәләрендә эшләгән Борис Ивановка милиция хезмәткәре булып совет чорында да, хәзерге хакимият вакытында эшләргә туры килә. Әмма соңгы елларда Русиянең жандарм дәүләтенә әйләнеп баруын ачык күрә ул.

“ОМОН, СОБРның (Җитез эш иткән махсус төркем) ниләр кылануын, урамда демонстрацияләрне куып таратуын күрәбез. Каршылыкларны хокукый юллар белән чишәсе урынга алар урамга чыккан кешеләрне кыйныйлар. Элек андый гамәлләр тыела иде.

Миңа элек тә кайбер тәртипсезлекләрне туктатуда катнашырга туры килде. Әмма без анда берәүгә дә тимәдек. Бездә дә кулда күсәк бар иде. Шулай да беренче чиратта милиция хокукый яктан дөрес эш итәргә тиеш дип өйрәттеләр. Ә бүген алар күсәкләрен ачыктан-ачык селки. Астыртын гына кешенең иң авырта торган эчке органнарына сугалар”, ди элекке милиция хезмәткәре.

Бөтен дәүләт системасын үзгәртергә кирәк


Карнеги үзәге белгече Мария Липман эчке эшләр министрлыгында реформалар үткәрү турындагы канун өлгесенең шул ук министрлыкның үзендә әзерләнүенә аптырап карый. Эксперт милицияне Русиядәге дәүләт системасы белән чагыштыра. Анда да Путин президент булып торган елларда түрәләр бар дәүләт хакимиятен булдыра алганча үз кулларына алды, бизнеслар кулга ияләштерелде, ирекле медиа юк ителде.

“Түрәләр үз вәкаләтләрен киметә торган реформалар ясамаячак бит инде, аңлашыла. Милиция белән дә шул ук хәл”, ди Липман.

Биредә гомумән бөтен дәүләт системасын үзгәртү сорала. Элекке милиция хезмәткәре Борис Иванов фикеренчә, черек җәмгыятьтә системаны тиз генә үзгәртеп булмый.

“Милиция хезмәткәрләренең генә коррупция белән шөгыльләнүенә каршы торып булмый. Бөтен хокук саклау оешмаларын - прокуратура, мәхкәмә системасын үзгәртергә кирәк. Ришвәтьчелек бөтен системада бар. Шул система кешеләре югары урыннарда утыра. Гомумән, хокук яклау, саклау системасын үзгәртми торып яшәү рәвешен яхшырта алмыйбыз. Әгәр бер тармакны гына үзгәртсәк, кул тимәгән як яңадан ришвәтьчелеккә тартып кертәчәк”, ди Борис Иванов.

Милиция сайланып куелса?

Милицияне халыкка якынайта алырлык бер чара – ул да булса аны шул халык тарафыннан сайлап кую була ала. Элекке милиция хезмәткәре Иванов милиция җитәкчесен халык сайлаган очракта хәл яхшыга таба үзгәрер иде, ди. Әмма хәзерге Русиядә әлеге дә баягы сайлау хокукының кысылуын яшерми.

“Хәзер бит җитәкчене өстән китереп куялар. Ә ул куелган кеше өстәге түрәләргә генә хезмәт итә, аларга гына ышанып, башбаштаклык ясап ята. Бу бүген бик ачык күренә”, ди Борис Иванов.

Карнеги үзәге эксперты Липман исә милициянең тагын бер зур проблемасын атый. Аның фикеренчә, милиция үзен җәмгыятьнең бер өлеше итеп тоймый, ә бары тик югарыда утырган, җәмгыяттән аерылган хакимияткә хезмәт итүче бер көч итеп күрә.
XS
SM
MD
LG