Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чечня президенты өчен аерым бер атама була ала


Чечня президенты Рамзан Кадыйровның илдә бер генә президент булырга тиеш дигән карарга килгән. Кадыйров төбәк җитәкчеләре губернатор яки башлык дип аталырга тиеш дип саный.

Чечня президенты сүзчесе Альви Кәримов “Чечня президенты” дигән сүзтезмә аерым бер чечен сүзе белән алыштырылырга мөмкин дип белдерә.

Президент сүзчесе әйтүенчә, Кадыйров бу фикерне башкаларга көчләп такмый. Әмма бердәм илдә бер генә президент булырга тиешлеген яшерми. Ә Чечня президенты берәр чечен сүзе белән аталачак.

Кәримов сүзләренчә, моны республика парламенты хәл итәчәк.

“Русия һәм Чечня конституциясенә каршы килмәгән теләсә нинди карар кабул итәргә мөмкин. Билгеле, Чечня парламенты Русия кануннарына каршы килгән карар кабул итмәячәк”, ди Альви Кәримов.

Чеченнарның бәйсезлек өчен көрәшкән кораллы хәрәкәте үз җитәкчесе Доку Умаровны "әмир" дип атый.
XS
SM
MD
LG