Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урман кеше коткара


Быелгы челлә һәм озакка сузылган корылык, урманнар яну кешеләр тормышын һәм ил язмышын үзгәртте. Үләннәр, агачлар корыган бу атналарда авырулар һәм вафат булучылар бермә-бер артты. Бу шартларда ничек эшләү, ничек яшәү турында Римзил Вәли алып барган аналитик сөйләшүдә билгеле урман белгече Харис Мусин катнашты.

Римзил Вәли. Август аенда табигать казалары, төрле маҗаралар булып тора. “Курск” көймәсе дә августта батты, Грузия белән сугыш, ГКЧП фетнәсе дә августка туры килде. Быел мөгаен бәла-каза килеп чыкмас дип торсак, июль-август тарихта иң кызу айлар буларак танылды. Ике ай дәвамында ярты Русия өстендә, бигрәк тә Идел-Урал төбәге тирәсендә кайнар сулышлы антициклон эленеп торды. Бу шартларда янгын чыгулар ешайды, үсемлекләр корый башлады. Шәһәрләрдә, авылларда сулар кими. Ә урманнар ничек?

Урман үзе кешенең сәламәтлеген саклый. Урманда кешеләр эсселектән котыла, диләр. Татарстан урманнарында хәл Мәскәүдәге, Мари якларындагы кебек булмаса да, бу тармак иң җаваплы урынга әйләнде. Шул уңайдан без “Азатлык” радиосының Казан бүлегенә Татарстан урман хуҗалыгы министры урынбасары Харис Мусинны чакырдык. Харис әфәнде, быелгы корылык озаккарак китте. Ничегрәк кабул итәсез бу афәтне?

Харис Мусин. Мин урман хуҗалыгында күптәннән эшлим. 1968 елдан бирле урман тормышын үз тормышым белән бәйләп гомеремне шуңа багышлаган кеше. Урманда эшләп булмый, урманга хезмәт итеп кенә була. Урманга хезмәт итсәң, ул озак яши. Безнең урманнарыбыз халыкка хезмәт итә.

Бүгенге көндә табигать үзен бик сәер тота. Мондый корылыклар булган. Бер ай булган, ай ярым булган. Ә быел корылык бик тотрыклы, озак булды. Мин моны, үземчә, кешеләрнең тирә-як мохиткә үзләрен начар тотулары белән, тирә-як мохитне санамаулары белән бәйлим.

Римзил Вәли.
Моны экологик тәртипне бозу дип аңларга мөмкин.

Харис Мусин. Тирә-якның төп каркасы – урманнар. Хәзер бөтен җирдә экологлар байрак күтәреп әллә ниләр сөйлиләр. Мин карап торам да, әй, балакайларым, без булдырган мохит турында экология дип сөйләп йөрисез. Урманнарга, урманчыларга аерым игътибар булсын иде.

Бердән, быел корылык бик озакка китте. Урманнардан чыккан чишмәләрдә су бар. Тау битләрендә, кырларда булган чишмәләр бөтенесе дә корып бетте. Урман һава гына түгел икән, ул су чыганагы икән. Бу корылык белән үземә шундый нәтиҗә дә ясадым.
Икенчедән, бүген республикада урманнарга керү тыелды. Шулай да, урманнарда рәхәт бит. Урманның һавасы да икенче.

Римзил Вәли. Бу урманны сез, урманчылар һәм янгын сүндерүчеләр генә күрәме әллә?

Харис Мусин
Харис Мусин. Юк, алай дип әйтү дөрес булмас. Урманга керү күпмедер дәрәҗәдә тыелды. Шулай булса да, без урманчылар шундый җирләр булдырдык, урманнарда кешеләргә шартлар тудырып, аларны кертәбез. Халыкның күбесе ялга чит илләргә китә алмый бит. Без аларны Зәңгәр күлгә кертәбез. Шунда ук зыян салмаска таләп итәбез. Анда экология милициясе, без дә йөреп торабыз. Аллага шөкер, Зәңгәр күлдә бер генә дә урман янгыны чыкмады.

Римзил Вәли. Быел Татарстанда урманнар күпмерәк янды?

Харис Мусин. Быел 91 тапкыр урман янгын чынагы булды. 157 гектар янды. Узган елда 45 янгын чыгу очрагы булды, аның мәйданы 77 гектар. Күрше республикалар - Мари иле, Башкортстан - яналар.

Римзил Вәли. Мари урманнарыннан төтен килә, диләр. Казанга килгән томан шулмы инде ул?

Харис Мусин.
Аның белән безнең хезмәтебезне түбәнсетеп бик рәнҗетүче кешеләр дә күп булды. Урманыгызны карамыйсыз, урманыгыз яна дип әйтүчеләр күп булды. Мари иле дә яна дип әйтеп карыйм. Син үз эшеңне белмисеңдер дип әйткән кешеләр дә бар. Су һәрвакыт һаваны тарта. Марида янган урманнар Идел буйлап төшә, Казансу елгасы аркылы Казаныбызга керә. Төтен биек урыннарда булмый. Әгәр дә борынгы чорга кире кайтсак, 1800 елда Казан губернасында урман белән капланган мәйдан 49% булган. Бүген 17% гына.

Римзил Вәли.
Урманнар, бәлки сулар урынына корылыклар калу атмосферага тәэсир итәме соң?

Харис Мусин. Табигатьтә бөтен әйбер бер-берсенә бик каты бәйле. Хәзер Рамазан ае да башланды. Бу табигатьне беребез дә булдырмаган. Ул ясалма әйбер түгел. Ясалма әйбергә утырып, без космоска чыктык. Ә табигатьне ясалма рәвештә булдырып булмый.

Табигатьнең суы да бар, чишмәсе дә бар, елгасы да бар, комы да бар, кара туфрагы да бар, кырмыскасы да бар. Алар барысы да күмәк булып, зур табигатьне хасил итәләр. Шуның бер кырыен гына кисеп алыйк әле. Чишмәләрен күмеп бетерик, бу афәт үзебезгә килеп туа. Шуңа күрә табигатькә, тирә-як мохиткә аерым дәүләт тарафыннан булдырылган махсус программа булырга тиеш. Бу турыда фәнни тикшеренү институларына акчаны җәлләмичә биреп, тулы көчкә эшләтергә кирәк.

Мин, табигать белән эш итә торган кеше буларак, ахырзаманга ышанам. Бу җирдә яшәгән терелек үзеннән үзе дөрес сәясәт алып бармау сәбәпле һәлакәткә китергәндер. Аннан соң табигать сүнә. Табигать бер кайчан да йокламый, һәрвакыт алга бара. Үзеннән-үзе, әкрен, миллиард еллар уянып, ниндидер хайваннар барлыкка килеп, табигать үз-үзен тудырырга көч таба.

Перестройка елларында күп кенә колхозлар таралгач, җирләрдән файдалану кимеде. Ә табигать йокламый, шул җирләрдә урман үсеп чыга. Кайчандыр бу җирләрдә урман булган, шуңа күрә табигать тырмаша, эчке халәте белән шул урманны кире булдырасы килә.

Римзил Вәли.
Алай булгач, Киров өлкәсе күптән чәчми. Анда урманнар күбәер микән?

Харис Мусин. Анда күп яшь урманнар барлыкка килде. Рус авыллары янындагы кырлар чәчелми. Анда яп-яшь урманнар барлыкка килде.

Татарстаныбызда да Лаеш районының Орловка дигән авыл янында метр ярымлы, ике метрлы нарат урманы барлыкка килде. Аны без утыртмадык, аны табигать утыртты. Бу урманнар бөҗәкләргә, авыруларга каршы ныграк тора алачак. Алар көчлерәк. Бу урманнарны без кадерләп сакларга тиеш.

Римзил Вәли.
Харис әфәнде, кайсы кеше әйтә, бу афәт кеше гөнаһлары белән дә бәйле. Сезнең андый шигегез юкмы? Аллаһыбыз җибәргән бәла түгелме бу?

Харис Мусин.
Бүген ата улны, ана кызны белми торган әхлак югалып барган чорда яшибез. Без үз вакытында комсомолдан куркып, тәрбияләнеп үстек. Аллаһ табигать, урман барлыкка китергән. Табигать белән аралашкан кешеләрнең күңелләре дә йомшак. Шул гаиләләрдә яхшы балалар үсә. Шул балалар әти-әниләренә яхшы мөнәсәбәттә булалар. Шуңа күрә табигать белән бәйләнешне без көннән-көн көчәйтергә тиеш. Бөтен әйбергә пропаганда бар. Урманга бүген пропаганда җитми. Урман без чиста су, менә дигән һава бирә, шигырьләр язарга иҗат халәтен тудыра. Моңа каршы бару, анда агач кисеп, янгын чыгару – зур гөнаһ.

Римзил Вәли. Тукай шигырьләрендә күпме урман бар, “Шүрәлесе” бар. Гарифҗан Мөхәммәтшин безне тыңлап торса, “Керим әле урманнарга” дигән җыр белән әйтер иде.
Римзил Вәли


Харис Мусин.
Без авыл малайлары, авылыбызны төрле яктан урманнар чорнап алган. Кырыктан артык чишмәбез бар. Мин кечкенә вакытта безнең әби Әсма апа исемле әби белән урманга барып, анда булган чикләвеген, җиләк-җимешен җыеп кайталар иде. Безнең әби әйтә иде: “Аллаһ тагәлә бу урманга нигъмәтне биргән икән!” Әсма апаның ире Нигъмәт исемле иде. Мин кечкенә вакытта бу урманга ничек Нигъмәт абыйны бирде икән дип, сөйли идем.

Римзил Вәли. Тагы бер темага кагыласы килә. Сез Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитетының әгъзасы дә булган кеше. Үзегезнең татарча сөйләшүегез дә, фикерләвегез дә үрнәк булырлык. Августта тагы бер вакыйга бар. Декларация кабул ителгәнгә егерме ел. Рафаэль Хәкимов әйтмешли, барыбер ул безнең йөрәктә. Утызынчы август мәсьәләсенә һәм татар язмышы мәсьәләсенә фикерегезне әйтсәгез иде.

Харис Мусин. Мин уйлыйм, татар татар булып калырга тиеш. Без милләт буларак югалырга тиеш түгел. Суверенитет игълан итеп, без күпмедер дәрәҗәдә татарны татар итеп күрсәтә алдык. Үзебезгә пропаганда бирдек. Миңа Алманияда дәваланырга туры килде. Анда да татарларны белгәч, мин моңа бик куандым. Алманияда бик күп төрекләр яши. Төрек теле безнең телгә бик якын.

Римзил Вәли. Хәзер нишләргә?

Харис Мусин. Шартлар үзгәрде. Мин өйдә хатынга берәр нәрсә әйтсәм, ул миңа тискәрерәк әйтсә, замана үзгәрде, дим. Ул миңа заман үзгәрмәде, кеше бозылды, ди. Әгәр дә кеше үзен тәртипле итеп, татар итеп саклый ала икән, без милләт булып югалмыйбыз. Без татар булып калыр өчен үзебез тырышырга тиеш. Аның өчен егерме ел элек август аенда беренче адым булды. Шул вакыйгадан соң күп кенә яңа татар газетлары чыкты, китаплары дөнья күрде. Бу зур казаныш.

Римзил Вәли. Яңа президент килде. Урманчы гаиләсеннән, диләр. Яңа чорда милләт турында уйларлар микән дип шикләнүчеләр бар. Әлбәттә, сез түрәләрне тәнкыйтьләмәссез. Ләкин, яңа чорда татарга мөнәсәбәт үзгәрүен сизәсезме?

Харис Мусин.
Президентыбыз Балык бистәсендә, Арыш урманчылыгында туган кеше. Рөстәм Миңнеханов урманчылар токымыннан булган кеше үзенең милләтенә зыян сала алмый. Мин аңа карыйм, ул бик тырыша. Татарча, русча, инглизчә дә сөйләшә. Урманчылар токымыннан кешеләр начарлык эшли алмый.

бәйле язмалар

XS
SM
MD
LG