Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Чиләбедә татардан башкорт ясарга телиләр”


Рифкать Гыймади 2010 елгы җанисәптән соң Чиләбе өлкәсендә башкортлар 70% тәшкил итәчәк дип борчыла. Ул бу турыда үзенең “Азатлык” редакциясенә юллаган хатында яза. Түрәләр тарихны бозып, башкортларның санын арттырырга, татарларныкын киметергә тели икән.

Рифкать Гыймади Чиләбе өлкәсенең Озёрск шәһәрендә яши. Үз хатында ул Чиләбе өлкәсендә башкорт шовинизмы һәм милләтчелеге хөкем сөрә, дип яза. 1989 елгы җанисәпкә күз салсак, өлкәдә 224мең 605 татар һәм 134 мең башкорт яшәгән. Ә 2002 елда хәлләр үзгәргән. Саннар татарлар 205 мең, ә башкортлар 166 мең кеше тәшкил итә дип күрсәткән. Ягъни, татарлар 19 меңгә кимегән, ә башкортлар 32 меңгә арткан.

“Эшләр алга таба да болай барса, 2010 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча башкортлар һәм татарлар саны тигезләшәчәк, ә аннан соң булачак җанисәптә башкортлар татарларны күпкә артып та китәчәк”, дип яза Гыймади.

Ул китергән мәгълүматка караганда, 1989 елгы җанисәп буенча Чиләбе өлкәсенең Коншак һәм Аргаяш районнарында 40% татар, 40% башкорт һәм 20 % урыс милләтеннән булганнар яшәгән. III Бөтендөнья Башкорт корылтае делегатының берсе 2010 елгы җанисәптән соң Чиләбе өлкәсендә башкортлар 70% тәшкил итәчәк дип әйткән булган. “Моннан чыгып, татарлар бары тик 10% кына булачагын фаразларга мөмкин”, ди Гыймади.

Ул ни өчен түрәләр башкорт санын арттырырга тели соң, бернинди җанисәп тә татардан башкорт ясамый бит, дип борчыла.

“Башкорт теле-ул бары тик әдәби булмаган татар теле генә. Башкортстан оешканга кадәр башкортларның әдәби теле татар теле булган бит. Бу каршылыклар Заки Вәлидидән чыкты. Соңгы 20 елда аның идеяләрен Мортаза Рәхимов дәвам итте. Аның өчен татарлар һәм башкортлар арасындагы дуслык мөһим түгел. Түрәләр бу болганчыкта үз мәнфәгатен кайгырта. Җанисәптә саннарны бозып, башкортларны арттырырга тели. Ә бу салымнан килгән акчаларны башкорт халкына бүлеп бирү мөмкинлеге ача”, ди Рифкать Гыймади. Аның фикеренчә, түрәләр башка халыкны талап булганда, ни өчен үз халкынны таларга әле, дигән принцип белән эшли.

Чиләбе өлкәсенең татарлар һәм башкортлар яшәгән Коншак, Аргаяш районнарында “БСТ” башкорт иярчен каналын ретрансляцияләү оештырылган. Монда татарлар да хәйран күп, ләкин аларның мәнфәгате күздә тотылмый икән. Ягъни, Чиләбе татары Татарстан “Яңа гасыр” иярчен каналын күрсәтүне дә Башкортстан оештырырга тиеш иде дигән фикерен әйтә. “Татар теле дә, урыс һәм башкорт теле белән бертигез дәрәҗәдә дәүләт теле булсын”, ди Гыймади.

“Азатлык” радиосына хат язучы президент Медведев Мортаза Рәхимовны тикмәгә генә лаеклы исемнәр белән бүләкләмәде, Русия хөкүмәте татарлардан курка, чөнки алар көчле һәм урыс булмаган башка халыкларны да Русия изүеннән коткара алачак, дигән фикердә.

Чиләбе татары Башкортстанда яшәүче татарлар үзләре гаделлеккә ирешсен иде дигән теләктә. “Андагы татарлар үзләре дә икеләтә басым тоеп яши – урыс һәм башкорт басымы”, дип өсти Рифкать Гыймади.
XS
SM
MD
LG