Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Пакстан ярдәмнәре экстремистлар кулына эләкмиячәк"


Пакстан рәсмиләре ташуларда зыян күргән халыкка һуманитар ярдәм биргән илләр һәм оешмаларга ясаган мөрәҗәгатьтә "фондларның ярдәме экстремистлар кулына күчмәячәк" дип белдерде.

Пакстан эчке эшләр министры Рәхман Малик талибанның афәтне халык арасында үз абруен арттыру максатында куллануына юл куелмаячак дип ышандырды.

Мәгълүм булганча, кайбер ярдәмнәрнең экстремистлар кулына күчүе турындагы борчылулар донор илләрендә ризасызлык тудыра. Пакстанга ярдәмнәрнең бик аз килү сәбәбе дә нәкъ шушы куркыныч белән аңлатыла.

Малики ясаган чыгышында "ярдәмнәрнең турыдан-туры мохтаҗ халыкка гына таратылачагын" әйтте. Ул үз вәгъдәсендә тору өчен, кирәк очракта бирелгән ярдәменәрнең ничек таратылуын тикшерә алачагын белдерде.

Ил рәсмиләре сүзенә кушылган Пакстандагы АКШ илчесе дә, кайбер төбәкләрдә коткару һәм ярдәм эшләренең бары тик экстремистлар тарафыннан башкарылуы турындагы хәбәрләрнең "күпертелгән" булуын әйтте.

Ярдәм оешмалары илдә 6 миллион кешенең ашыгыч ярдәмгә мохтаҗ булуын белдереп, әле йөз меңләгән кешегә бернинди ярдәм күрсәтелмәвен әйтте.

Ташуларда юллар һәм күперләрнең зур зыян күрүе ярдәм ташуны тагын да катлауландыра.

Юллардан кала уңыш мәйданнарының да су астында калуы алга таба ашамлык проблемын тудырачак дигән куркынычны да арттыра.

Пакстан җитәкчеләре элекке хәлгә кайту, ягъни яңадан төзекләндерү эше 5 елга сузылачагын һәм 15 миллиард доллар акча кирәк булачагын әйтте.
XS
SM
MD
LG