Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия президенты Медведев Әрмәнстан сәфәрен башлады


Русия президенты Дмитрий Медведев бүген Әрмәнстан сәфәрен башлады. 2 көнлек эшлекле әфәре вакытында Русия президенты Әрмәнстандагы хәрби базаның мөддәтен озайткан килешүгә кул куячак.

Әрмәнстандагы Русия хәрби базасы, Русиянең мәнфәгатьләрен күзәтүдән тыш бу илнең иминлеген саклауны да үз өстенә ала. Моның өчен Әрмәнстан яңа корал һәм заманча хәрби техника белән тәэмин ителәчәк.

Соңгы тапкыр 1995 елда имзаланган килешү нигезендә элек бу мөддәт 25 елга каралган иде. Хәзер яңа килешү белән Русия хәрби базасының Әрмәнстанда калу мөддәтe 2044 елга кадәр озайтыла.

Әрмәнстан тышкы эшләр министры килешү белән Русиянең Әрмәнстан гаскәрен заманчалаштыру өчен ярдәм күрсәтәчәген әйтә.

Таулы Карабах низагы

Ләкин Русиянең бу адымы Азәрбайҗан белән булган низагны көн тәртибенә китерде. Карабах мәсьәләсенә ике ил арасындагы әле дә зур низаг булып тора.

Әрмәнстанда хакимияттәге җөмһүриятче партия сүзчесе Эдвард Шармазанов, Русия белән Әрмәнстан арасында кул куелачак килешүнең илнең чик буендагы иминлекне арттыру белән бергә, Азәрбайҗанның Таулы Карабах низагын "көч куллану аша чишү ихтималын" да юкка чыгарачак диде.

Карабах Азәрбайҗан белән Әрмәнстан арасында барган 6 ел сугыштан соң Әрмәнстан көчләре идарәсендә калган иде. Таулы Карабах низагы ике ил сәясәтендә дә мөһим урын алып тора. Карабахтан төбәгеннән качып Азәрбайҗанга сыенган азәриләр Карабахның Азәрбайҗанга кайтарылуын таләп итә.

Әрмәнстан әлеге килешү белән Таулы Карабахда үз иминлеген арттырырга ниятле. Шулай да белгечләр фикеренчә Русия белән булган килешү Әрмәнстанның өметен акламый. Чөнки Карабах рәсми буларак Азәрбайҗан төбәге буларак санала. Шул исәптән килешүдә Әрмәнстан иминлеге каралган булса да, Карабах төбәге килешүдә урын алмый. Русия бу очракта Карабах иминлеген саклауда җаваплы түгел.

Русия Кавказда тәэсирен арттыра

Элекке Азәрбайҗан президенты сүзчесе Әрмәнстанда Русия тәэсирeнең артачагын белдерде.

Русия Көньяк Осетия һәм Абхазия белән охшаш килешү белән НАТО иле Төркиягә чигенә якын җирдә үз хәрби көчен ныгыта бара.

Русия президенты Дмитрий Медведев ике көнлек рәсми очрашулардан соң атна ахырында биредә Мәскәү җитәкчелегендәге Төбәк иминлек оешмасының рәсми булмаган саммитында катнашачак.
XS
SM
MD
LG