Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада кадрлар форумы узды


В.Сурков белән Р. Хәмитов
В.Сурков белән Р. Хәмитов

Форумда яшь кадрларны үстерү һәм әзерләү мәсьәләсе тикшерелде. Чарада Русия президенты идарәсе башлыгы урынбасары Владислав Сурков һәм Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов та катнашты.

Рөстәм Хәмитов үзенең чыгышында тәүге тапкыр экс-президент Мортаза Рәхимовның эш алымына тәнкыйть белдереп, аны кирәгеннән артык үзәкләштерүдә гаепләде. Хәмитов сүзләренчә, кешеләр үзләренә җаваплык алып, ни дә булса эшләү мөмкинлеген онытканнар.

Форумда катнашкан Владислав Сурков сәфәренең максатын вәзгыятьне өйрәнү һәм Рөстәм Хәмитовка рухи ярдәм итү дип күрсәтте. Әмма рәсми булмаган чыганаклар аның сәфәре кадрлар сәясәте белән танышу һәм төбәк компоненты мәсьәләсенә багышланган дип фаразлый.

Шулай да төбәк компоненты, ягъни Башкортстанда дәүләт теле буларак башкорт телен мәҗбүри укыту мәсьәләсе каралу турында хәбәр юк. Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов бу мәсьәләнең алдагы очрашуда каралачагын хәбәр итте.

Билгеле этносәясәтче Илдар Габдрафыйков әлеге мәсьәлә ябык ишекләр артында каралган дип исәпли. “Ул хакта сүз булган, ләкин моның үтә җитди милли мәсьәлә булуы сәбәпле, аның турында хәбәр ителми”, диде ул.

Галим фикеренчә, Рөстәм Хәмитов башкорт милли элитасы белән мөнәсәбәтләрен көйләп бетермәгән, ә бу шартларда әлеге мәсьәләне чыгару каршылыкка гына китерәчәк. Шуңа ул киләчәккә калдырылган.
XS
SM
MD
LG