Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәйсезлек көнендә Украина преизденты конституциягә үзгәрешләр кертергә чакыра


Украина президенты Виктор Янукович илнең Советлар Берлегеннән бәйсезлеген игълан иткән көнне билгеләп узганда, ил конституциясен үзгәртергә чакырды.

Янукович ясаган чыгышында конституциягә реформалар кертергә тәкъдим итте. Янукович мөһим реформаларны карау һәм аларны башкару өчен президент вәкаләтләрен арттыру кирәклегенә ышана.

Украинада көнбатыш яклы Виктор Ющенконың президентлыгы вакытында 2004 елда кертелгән үзгәрешләр белән президентның вәкаләтләре чикләнгән иде.

Дәүләт каналына ясаган чыгышында ил президенты Янукович, илнең демократияләшү адымын яклавын әйтеп, кеше хокукларын саклау өчен президент көчен арттыру кирәклегенә басым ясады.

Илдәге оппозиция Януковичнeң Русиягә якын булуын һәм илне авторитаризмга таба тартуын белдерә.
XS
SM
MD
LG