Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда ирекле сүзгә ихтыяҗ бармы?


Шушы көннәрдә “Эхо Москвы” радиосы үзенең 20 еллыгын билгеләде. Хакимиятләрне мактамаучы, кискен сораулар куючы радиога, ирекле фикергә Казанда да ихтыяҗ бармы?

“Эхо Москвы” радиосы алып баручыларның тавышлары Казанда автобусларда да, машиналар да ишетелә. Яшьләр уен-көлке, музыканы гына түгел, бу радиодагы кайнар бәхәсләргә дә колак сала. Кешеләрнең: "Эхо"да ишеттеңме, фәлән кеше болай дип әйтте", дип сөйләшкәнен ишеткән бар.

Бу радионың Казан бүлеге башлыгы Нина Горюнова әйткәнчә, әлеге мәгълүмат чарасының Казанда 85 меңләп тыңлаучысы бар. “Бу 2009 ел мәгълүматлары, бүгенге көндә күбрәк тә булырга мөмкин”, ди ул.

Күңел ачуга корылган ФМ радиоларның аудиториясе якынча ике тапкырга күбрәк булса да, “Эхо Москвы” радиосының Казан бүлеге башлыгы Горюнова: “Безнең сыйфат бар, безне җитди мәгълүмат кабул итә торган, актив, фикерле кешеләр тыңлый”, ди.

"Эхо Москвы" радиосы Русиядә бер миллионга якын тыңлаучысы барлыгын игълан итте. Илдә иң популяр ФМ радиоларның берсе, "Русское радио" атналык аудиторияләре 25 миллионга җитүен белдереп килә.

Республика эчендә алып караганда, күңел ачучы һәм сәяси радио арасында аерма алай зур түгел. “Эхо Москвы” ны Татарстанда тыңлыйлар, ул республикада бүгенге ФМ дулкында бердәнбер җитди, сәяси-иҗтимагый тапшырулар алып бара торган радио булып калды.

Бу Мәскәү радиосының Казандагы бүлеге инде 6 ел эшләп килә. Радио Казан, Яшел Үзән, Волжски һәм башкала янында урнашкан кайбер районнарда ишетелә. Казанга бирелә торган 3-4 сәгатьтә редакция Татарстан хәбәрләрен сөйли, җирле проблемаларга бәя бирә.

Баш мөхәррир Нина Горюнова әйткәнчә, Татарстандагы журналистлар Мәскәүдәге радионың форматын, стилен сакларга тырыша. “Әмма республика шартларында объектив эшләү җиңел түгел. Чөнки нинди дә булса проблемга ачыктан-ачык фикер белдерүчене табу бик авыр. Курыкмыйча эфирга килеп проблемасын сөйләүче булса, аңа җавап биреп утыручы түрәне табып булмый", ди Горюнова.

Шунысы кызык, “Эхо Москвы” радиосы ФМ дулкында начар ишетелә, әмма барыбер күп кеше радиоалгычларны шушы шытырдый торган дулкынга көйли, уйландыра торган радиога тартыла.

Андый кешеләрнең берсе, Татарстан Диния нәзарәте башлыгы урынбасары Валиулла Якуб. “Бу радионы шәхесләр тыңлый, ул офыкларны киңәйтә. Андый радиоларга ихтыяҗ бар. Татарстандагы радиоларга төрле карашларны чагылдырырга, аналитиканы көчәйтергә кирәк. Бездәге тапшырулар күбрәк каеф-сафа коруга багышлана”, ди.

“Безнең гәҗит” баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов: “Эхо Москвы” кебек радиоларга сусыйбыз, андый радиолар турында хыялланабыз. Әгәр шундый татар телле, профессиональ радио булса, ул Татарстан өчен горурлык булыр иде. Әмма бу Татарстанда гына түгел, бөтен Русиядә мөмкин түгел. "Эхо" кебек икенче чынлап торып бәйсез, вакыйгаларны тарафсыз яктырта торган радиолар юк дип тоела миңа", ди.
XS
SM
MD
LG