Accessibility links

«Молодая гвардия» уеннан уймак чыгарды


«Бердәм Русия» партиясенең «Молодая гвардия» оешмасы, Русия премьеры Владимир Путингә ияреп, янгын сүндерү эшләрендә катнашкан. Соңрак моның алдан әзерләнгән тамаша икәне генә ачыкланган. Хәзер инде шушы «янгын сүндерү» уеныннан соң килеп чыккан шау-шу аркасында «Молодая гвардия» җитәкчесе, сенатор Руслана Гаттаров Мәскәү Кирмәне оештырган әлеге хәрәкәттән читкә сөрелә.

10 августта Русиянең премьер-министры Владимир Путин ярты сәгать буе Рязань өлкәсендә янучы урманга Бе-200 очкычыннан 24 тонна су сиптерә. Путиннең шушы тырышлыгы нәтиҗәдә ике урында ут сүндерелә, дип хисап биргән иде рәсми медиа. Премьерның янгын сүндерүе каһкаһәле коментарларга сәбәп булса да, аны беркемдә шиккә алмады, ә менә “Молодая гвардия” янгыннан коткару уеныннан уймак чыгарды.

“Молдая гвардия” дә Рязаньне сайлаган


Премьер кебек “Молодая гвардия” дә Рязань өлкәсендәге янгыннарны сүндерергә алына. Шул ук көнне, 10 августта оешманың интернет сәхифәсендә урман сүндерү турында видеоязма урнаштырыла. “Яшь гвардия”челәр үзләренең бик зур мәйдандагы утны сүндерүләрен хәбәр итәләр. “Утны сүндерәбез” дип аталган әлеге пиар-акция белән “Молодая гвардия” лидеры, 33 яшьлек Руслан Гаттаров үзе җитәкчелек итә.

Әмма озак та үтми, гвардиячеләрнең бу “батырлыгы” ялган икәне ачыклана – моны интернеттагы блогерлар ачып сала. Алар утны сүндерүчеләрнең киемнәре бөтенләй пычранмавын, агачларның, яфракларның, үләннең янмавын, гомумән, янган урын күренмәвенә игътибар итә. Видеоязмада: “Ирина, син рәсемгә төштеңме әле?”, дигән тавыш та ишетелә.

“Молодая гвардия” “чистартыла”

“Молодая гвардия”нең янгынны уңышлы сүндерә алмавы аркасында оешма идарәсендә зур “чистартулар” көтелә. Гвардиячеләрнең октябрь аенда узачак корылтаенда оешманың сәяси шурасыннан 28 яшьтән өлкән булганнарның барысы да чыгарыла. 22 кешелек шурадан 13 гвардияченең китүе көтелә. Хәрәкәт лидеры Руслан Гаттаров та кәнәфиеннән ваз кичәргә тиеш булачак.

Гаттаров оешмадан китәргә теләве турында апрель аенда ук сөйли башлаган иде инде, әмма ул моны һаман суза килгән. Хәзер ул китәчәген октябрьда узачак корылтайда игълан итмәкче. Моңа “янгын сүндерү” тамашасы этәргеч биргән диелә - гвардиячеләрнең уеннан уймак чыгаруы президент администрациясе башлыгы урынбасары Владислав Сурковка да барып җиткән. Шуннан соң Гаттаровның язмышы хәл ителә дә инде. Гаттаров әле апрель аенда гына Русиянең Федерал Җыелышына да сайланган иде.

“Бердәм Русия” фиркасенең башкарма комитеты рәисе урынбасары Алексей Чаадаев Руслан Гаттаровның мактанырлык эшләре булмавын танырга мәҗбүр. Чыннан да, турыдан-туры Мәскәү Кирмәне тарафыннан оештырылган һәм хакимиятне яклауны максат итеп куйган “Молодая гвардия” үзен күбрәк буш һәм пафослы белдерүләр белән генә танытты.

Гвардия комсомол була алмады

Соңгы елларда Русия хакимиятенең иҗтимагый институтлар булдыру өлкәсендә кире СССР системасына кайту күренеше аермачык сизелә. “Бердәм Русия” фиркасе КПСС урынын алырга теләр иде. Комсомолга алмашка исә яшьләр өчен төрле моделләр эшләп карадылар.

Партия мәсьәләсе җиңел генә хәл ителде - барлык түрәләр тантаналы төстә “Бердәм Русия”гә кабул ителде, сайлауларда өстенлек аңа гына бирелде, идарә ресурсы да аның файдасына гына эшләнде. “Бердәм Русия” хәзер хакимияттәге партия санала. Ул хәтта Русия президентына төбәк җитәкчеләрен билгеләр өчен кандидатлар күрсәтә башлады.

Ә менә яшьләр хәрәкәте алай ук уңышлы килеп чыкмады. Дөрес, узган ел шул ук “Молодая гвардия” башлыгы Руслан Гаттаров Сочида узачак Олимпиада корылмаларын яшьләр төзергә, үзләренә акча эшләргә тиеш, безгә анда читтән килгән гастарбайтерлар кирәкми дигән белдерү ясаган иде. Әмма аның бу купшы белдерүе сүздә генә калды. Сочи төзелешләрендә эшләүче яшьләр саны артмады.

“Россия молодая” оешмасы лидеры Максим Мищенко фикеренчә, хакимият яшьләр оешмалары эшеннән риза түгел. Яшьләр хәрәкәте комсомолны алыштырырга тиеш иде, әмма алар хакимият муенына менеп атланып, үз-үзләрен генә пиарлый башлады.

Сәяси мәйданда сәләмәт көндәшлек, ирекле фикер булмаган илдә андый оешмалар үсә алмый. Чит ил күзәтүчеләре Русиядә янгыннарга каршы нәтиҗәле көрәшә алмауны да илдә хакимият гамәлләрен тәнкыйть итә алырлык сәяси оппозиция булмау, авторитаризм урнаша бару белән аңлата.
XS
SM
MD
LG