Accessibility links

Кайнар хәбәр

Талибан Әфганстанда 8 полиция хезмәткәрен үтерде


Талибан сугышчылары Әфганстанның төньягындагы Кундуз вилаятендә таң алдыннан полиция бинасына һөҗүм оештырды һәм 8 полиция хезмәткәрен үтерде.

Кундуз шәһәр башлыгы Мөхәммәт Гомәр, сугышчыларның һөҗүмне төнлә полиция хезмәткәрләре йоклаган чакта оештыруын белдерде.

Шәһәр башлыгы һөҗүмдә бары тик бер полиция хезмәткәренең исән котылуын һәм аның хастаханәгә озатылуын белдерде.
XS
SM
MD
LG