Accessibility links

Район хакимнәрен “чистарту” башланды


Җомга көнне Башкортстанның Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Равил Дәүләтов эшеннән алынды. “Үз теләге белән китте” дигән аңлатма булса да, аның өстеннән бихисап шикаятьләр җыелуы мәгълүм.

Равил Дәүләтов Башкортстанда район хакимияте башлыгы булып иң озак утырган кешеләрнең берсе. Саф татар районы булган һәм элекке елларда һәр тармакта уңышлары белән бар илгә танылган бу төбәк соңгы елларда шактый аска тәгәрәде. Шушы районнан чыккан һәм гаделлек өчен көрәш алып барган элекке милиция офицеры Венер Фәттахов сүзләренчә, биредә элек табышлы эшләп килгән куәтле ширкәтләр бөлгенлеккә төшкән. Аларның кайсылары тәмам ябылган, бәгъзе берәүләре исә очсыз гына хакка шәхси кулларга, таныш-белешләргә сатылып беткән.

Венер Фәттахов әйтүенчә, икътисадта артка тәгәрәү дәвам иткән вакытта, район җитәкчелеге республика хакимиятләренә ярарга тырышып ни генә эшләмәгән. “Биредә - бер генә башкорт авылы да булмаган саф татар төбәгендә, берничә ел элек искитмәле зур һәм заманча башкорт гимназиясе төзеп куйдылар. 340 урынга исәпләнгән белем учагында заманча укыту кабинетлары, спорт залы, хезмәт күнекмәләре бүлмәләре, төрле түгәрәкләр өчен дә кабинетлар бар. Татарлар күпчелекне тәшкил иткән районда башкорт гимназиясе төзетүне шәһәр һәм район халкы ризасызлык белән кабул итте”, ди Венер әфәнде

“Бу мәсьәләне күтәреп, Башкортстан Татар конгрессының Дүртөйле шәһәре һәм районы бүлеге әгъзалары төрле белдерүләр дә кабул итеп карады. Дүртөйледә башкорт гимназиясе төзү – райондагы һәм шәһәрдәге татарларны башкортлаштыру юнәлешендә алып барылган эшләрнең берсе ул. Һәм бу гамәлләрне тормышка ашыруда, җылы кәнәфиен саклау бәрабәренә, үз татарыбыз Равил Дәүләтов зур тырышлык салды”, ди ул.

Башкортстанга президент Рөстәм Хәмитов җитәкчелек итә башлагач, районнар һәм шәһәрләр хакимиятләре башлыкларын алмаштыру да башланды. Берничә хаким моңа кадәр дә эшләреннән алынган иде. Халык арасында сорашып белешү нәтиҗәләре күрсәтүенчә, күпчелек респондентлар Мортаза Рәхимов чорында эшләгән районнар һәм шәһәрләр хакимнәре дә мотлак алмаштырылырга тиеш, дип исәпли.
XS
SM
MD
LG