Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ислам конференциясе оешмасы Пакстанга 1 миллиард доллар вәгъдә итә


Мөселман илләрен бергә җыйган Ислам конференциясе оешмасы ташкыннар сәбәпле зур табигый фаҗигага дучар булган Пкастанга 1 миллиард доллар ярдәм бирергә вәгъдә итә. Оешма бу акчадан кала мөселман илләренең Пакстанга төрле әйберләр белән ярдәм итүне дә дәвам итәчәген әйтте.

Кичә Исламабадта халыкара ярдәм оешмалары башлыклары белән очрашкан Ислам конференциясе оешмасы җитәкчесе Әкмәлетдин Ихсаноглу, ислам илләрен Пакстанга ярдәм оештырырга чакырган иде. Кичә узган җыенга берлеккә әгъза 57 ил вәкиле белән бергә, Төркия, Катар, Берләшкән гарәп әмирлеге илләреннән хөкүмәтнең булмаган оешма вәкилләре дә катнашты.

Пакстан премьеры Йосыф Рыза Гилани исә кайбер халыкара оешмаларының ярдәмнe Пакстан рәсмиләре аша түгел, ә турыдан-туры төбәкләргә җиткерү адымын тәнкыйтьләде. Аның фикеренчә, бу төр тырышлыклар белән ярдәмнәр бушка китә.

Пакстанда июль ае башыннан бирле дәвам иткән ташудан 1600 кеше һәлак булган, 20 миллион кеше бу афәттән зыян күрде.
XS
SM
MD
LG