Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ тарихи мәчетләрне төзекләндерүгә ярдәм итә


Туңсин шәһәрендәге Җәмиг мәчет (Кытай)
Туңсин шәһәрендәге Җәмиг мәчет (Кытай)
Америка Кушма Штатларының дәүләт департаменты бар дөнья буйлап төрле тарихи вә мәдәни ядкарьләрне торгызуга быел 6 миллион доллар бүлеп бирә. Шулар арасында ислам мәдәниятенә караган шактый гына күренекле корылма да бар.

Биш илдә тарихи мәчетләрне төзекләндерүгә 270 мең доллар бирелә: Үзәк Кытайдагы Туңсин шәһәренең Җәмиг мәчетен (XVI гасыр) яңартуга 76 мең, Пакыстандагы Лаһорның Алтын мәчетенә (XVIII гасыр) - 67 мең, Мәүристандагы Тичит шәһәренең XIX гасыр манарасына 62 мең, Һиндстан башкаласы Дәһлинең Сундарвала манарасы дигән ислам ядкаренә (16 гасыр) - 50 мең һәм Нигериянең Катсинә шәһәрендәге Гобарау манарасына (XVIII гасыр) 15 мең доллар бирелә.

"Американ илчеләренең мәдәни ядкарьләрне саклау фонды" дип аталган шушы програм барлыгы 55 илдәге 63 тарихи һәм мәдәни һәйкәлне төзекләндерүгә ярдәм итә. Алар арасында нәсрани (христиан), һинди, будда корылмалары да бар. Үзбәкстанда, мисал өчен, АКШ үзбәкләрнең халык көйләрен саклау эшенә акчалата ярдәм итәчәк.

Исемлектә мөселманнарның мәдәни мирасына караган 26 корылма бар.

2001 елдан бирле Кушма Штатлар мәдәни ядкарьләрне саклау эшенә шушы програм аша барлыгы 26 миллион доллар сарыф итте. Американың үзендә төрле кадими христиан төркемнәр Дәүләт департаментының шушы ярдәмен кискен тәнкыйтьли.
XS
SM
MD
LG