Әле моннан берничә атна элек кенә республика һәм гомумән Русия халкы эссе һава торышыннан аптыраган булса, хәзер инде көз үзенекен итә - күптән көтелгән яңгырлар республика басу – кырларындагы икенче икмәк уңышын бераз булса да бәлки арттырыр әле дигән өмет тудыра.
Дөрес, халык нәрсә эшләргә икән, бәрәңгене хәзер казый башларгамы, әллә инде аның үсүенә өметләнеп, бераз сабыр итәргәме икән дип баш вата. Кайбер хуҗалыклар әкрен генә җир алмасын казый башласа да, күпчелек халык бәрәңге уңышын ала башламады әле. Әмма моңа карамастан, базарларда бәрәңге бәясе алыпсатарлар тарафыннан хәтта 35 сумга кадәр билгеләнеп куелган иде.
Нәкъ менә шушы мәсьәлә бу артуга каршы нинди дә булса чаралар күрергә этәрә башлады. Әле күптән түгел генә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Белорус республикасына сәфәре вакытында андагы җитәкчелек белән Татарстанга бу илдән бәрәңге кайтару турында сөйләшкән иде. Озак та үтми Татарстан идарәчеләре Белоруска барып, 45 мең тонна күләмендә бәрәңге сатып алу турында килешү дә төзеп кайтты.
Бүгенге көндә бәрәңге Казанга кайтарыла башлаган инде дип әйтәләр әмма базарларда Белорусның Татарстанныкы белән чагыштырмача арзан бәяле бәрәңгесе әле күренми дип әйтүчеләр шактый. Хәзерге вакытта Казан базарларында Чуашиядән алып киленгән бәрәңге сатыла. Ә бәясенә килгәндә исә Белорус бәрәңгесе алып кайтарыла дигән хәбәр алыпсатарларны Чуаш бәрәңгесенә бәяләрне бераз булса да төшерергә этәргән. 1 сентябрьдә, әйтик, Казанның Адоратский базарында “икенче икмәк” 23 сумнан сатыла.
Сатучылар бәрәңге бәяләренең моннан да түбәнгә төшмәячәгенә ышандырырга тырышалар. Аларның сүзләренә караганда Татарстанга 17 сумнан Белорус бәрәңгесе кайткан дигән хәбәрләрдән соң үзләреннән бәрәңге сораучыларның бермә-бер артуын турында әйтәләр. Ә чыннан да Белорус бәрәңгесе кайда сатылачак соң?
2 сентябрьдә Татарстанның 3 шәһәрендә – Казан, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә ачылган махсус мәйданчыкларда көзге ярминкәләр кысасында, быел Татарстан халкы өчен 17 сумнан икенче икмәк сатыла башлаячак. Белорус белән Татарстан арасында төзелгән килешү буенча бу мәйданчыкларда 45 мең тонна бәрәңге сатылачак. Ә моның 5 мең тоннасы орлыкка калдырылачак.
Сишәмбе көне Татарстан Министрлар кабинетында Татарстан азык-төлек базарындагы вәзгыятькә багышланган брифингта республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелеге халыкны алыпсатарларга каршы бергәләп көрәшергә чакырды.
“Татплодоовощпром” ябык акционерлык җәмгыяте идарәсе рәисе Раил Зыятдинов та базардагы мондый алыпсатарларга каршы чараларны бергәләп күрергә тәкъдим итте.
“Администрация җитәкчеләре, районнарның сәүдә бүлеге башлыклары базарлардагы вәзгыятьне үз күзәтүе астына ала. Без үзебезнең оешма сатучыларына бер кулга 4 капчыктан артык бәрәңге сатмаска дип боерык бирдек”, диде Раил Зыятдинов.
Кайбер азык-төлек продукциясенә аерым бәяләр билгеләп куелган. Мәсәлән, карабодайның 1 килограммы базарда – 35 сум, бәрәңге – 17, суган – 12, шикәр комы – 31 сум, сөтнең бер литры 15 сумга сатылырга тиеш. Боларга өстәп сыер маена да конкрет бәя куелу көтелә.
Ә менә кәбестә, кишер, чөгендер һәм башка яшелчәләргә бәяләр ирекле калачак. Авыл хуҗалыгы идарәчеләре сүзләренә караганда бүгенге көндә халык таләбенә җавап итеп чит регионнардан 160 тонна карабодай сатып алынган һәм шуның 27 тоннасы базарларда сатуга чыгарылган. Татарстан карабодайны Алтай краеннан, Белгород өлкәсендә сатып ала башлаган. Шикәр комы Краснодар краеннан китертелә.