Accessibility links

Кемгә ял, кемгәдер көрәш көне


Татар иҗтимагый үзәге активистлары пикет үткәрә, 30 август 2010
Татар иҗтимагый үзәге активистлары пикет үткәрә, 30 август 2010
Шушы елның 30 август көнендә дә Марат Мөлеков исемендәге Татар иҗтимагый үзәге гадәттәгечә үзенең татар халкы иреклеге өчен көрәшен дәвам итүен белдерде. Яңгырлы һәм суык көн булуга карамастан, милләтпәрвәрләр бу көнгә арнап әзерләнгән мөрәҗәгатне халыкка җиткереп, аны югары кәнәфиләрдә утырган кайбер түрәләр кулына да тапшырды - алар өчен бу 90-нчы еллардагы шикелле үк кызу көн иде.

Халыкка атап язган мөрәҗәгать 20 ел элек булган тарихка күз салудан башлана: “1990 елда Татарстан Югары Шурасы Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итте - татар дәүләтчелеген торгызу юлында беренче адым ясалды. Декларациягә таянып, 1992 елда Татарстан статусы турында референдум үткәрелде, Татарстан конституциясе, «Телләр турында канун» кабул ителде. Һичшиксез, бу бөек тарихи документлар иде. Нигә соң без, татарлар, 90-нчы елларда тарих биргән мөмкинлекләрдән файдаланмадык, дәүләтчелекне ныгыта алмадык, татар телен дәүләт теле итә алмадык?” дигән сүзләр белән башланып ул.

“Чыннанда, нигә соң тарих биргән мөмкинлектән файдаланып, үз ниятебезгә ирешә алмадык икән? Бу илдә халык белән халык үзе сайлап куйган түрәләр җитәкчелек итәргә тиеш булса да, алар халык барлыгын исләреннән чыгара. Мөрәҗәгаттә бу уңайдан “Халык 1989-90 елларда түрәләр тарафаннан биргән вәгъдәләргә ышанган иде. Тик безнең түрәләр кануннарны гамәлгә ашыруны, халыкка хезмәт итүне кайгыртмыйлар, алар ничек империягә һәм аның курчагы Шәймиевка ярау турында уйлыйлар. Ә демократик илләрдә түрәләр иң беренче сайлаучыларга, халыкка хөзмәт итәләр”, диелә мөрәҗәгатьтә.

Татар иҗтимагый үзәге активистлары пикет үткәрә, 30 август 2010




Шуннан соң чагыштырып карагыз инде, без ничек яшибез дә, демократик Ауропа илләрендә ничек яшиләр. Азсанлы халыкларның телләрен саклап калу турында ”Региональ телләрнең Ауропа Хартиясе” кабул ителде. Бу хартия нигезендә барлык халыкларның үз телендә урта һәм югары белем алу хокукы бар һәм хакимият аны тәэмин итергә тиеш. Европа берлеге бу канунны гамәлгә ашыруны бик таләпчән күзәтә.

Ә без 90-нчы еллар башында Татар Милли университеты турында бик күп шауладык, ләкин нәтиҗәгә ирешә адмадык. Милли университет - милләтне, телне саклап калуның нигезе. Шуны аңламаган кешеләр хәзер дә хакимияттә утыралар. Ни кызганыч, халыкның укымышлы, яңача фикер йөртә торган кешеләрне хакимияткә сайлау мөмкинлеге юк.

Татарстанда Русия конституциясе кабул ителмәде. Шуңа күрә, Татарстан кануннарын Русиянекенә “туры китергәч” Русия янә унитар дәүләткә, империягә әйләнә. Татарстан дәүләтчелеген җимергәндә кайда иде соң безнең Дәүләт Шурасы депутатлары һәм конституция гаранты булган президентыбыз? Нигә хакимият халыкка мөрәҗәгать итмәде, нигә конституцияне үзгәртү турында референдум үткәрү турында тәкъдим белән чыкмады? Татарcтан халкы конституциядагы үзгәрешләр аркасында җирсез, милексез, мәгарифсез, хокуксыз булып калды.

2002 елда яңа редакция дигән булып башка конституция кабул иттеләр. Анда “суверен дәүләт - халыкара хокук субъекты” дигән төшенчә юк, «җир һәм аның байлыклары - бөтен халык милке” дигән маддә юкка чыгарылган, “Татарстан кануннары аның үз җирендә өстенлеккә ия” дигән таләр тә юк. Татарстан дәүләтеннән исеме генә калды. Хакимиятнең җаваплылыгы турында сорауны без нигә бик сирәк күтәрәбез соң? 2008 елның сентябрендә татар милләтенең изге тарихи һәйкәлен - Казандагы Печән базары кырындагы “Болгар номерларын” җимереп ташладылар. Бу җинаятьне эшләгән кешеләр нигә җаваплылыкка тартылмады? Мәдәният министры, шәһәр хакиме, шәһәр Дума депутатлары Казан халкы алдында җаваплылык сизсә, бу җинаять эшләнмәс иде...

Егерме ел вакыт узса да, Дәүләт суверенитеты турында Декларацияне гамәлгә ашырып булмады. Инде 20 ел тәхеттә утыручы татар түрәләре, хәтта халыкның зур өлеше татарларның бөек тарихлы, бөек мәдәниятле, әдәбиятле, тулы хокуклы дөнья милләте икәнен аңламыйлар ахыры.

Урам җыенында торучыларны аңлаучы булыр микән, киләчәктә алар урынына яшь буын узган гасырның 90-нчы елларында башланган көрәшне дәвам итә алырмы? Менә шундый сораулар туды Татарстанның мөстәкыйллеген бәйрәм итү тантаналарында булганнан соң.

Айрат Хәтмулла
Татар иҗтимагый үзәге активисты

Комментар бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашын чагылдыра
XS
SM
MD
LG