Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда шартлаудан һәлак булганнар саны арта


Пакстанның Кветта шәһәрендә оештырылган интихар һөҗүмендә үлгәннәр саны 65кә җитте. Әлеге вакытта хастаханәләрдә 150дән артык яралы бар, кайберләренең хәле авыр.

Шигый мөселманнарның еллык мәрасиме вакытында оештырылган интихар һөҗүмендә җаваплылыкны әл-Каидә үз өстенә алды.

Табигый афәтләргә дучар калган Пакстанда соңгы атналарда сугышчылар дини азчылыкларга каршы һөҗүмнәрен арттырды.

Чәршәмбе көнне илнең Лаһор шәһәрендә шигыйларны хәдәф алган һөҗүмдә 35 кеше үлгән иде.

Халыкара җәмәгатьчелек соңгы вакытта арткан һөҗүмнәрне хөкем итте.
XS
SM
MD
LG