Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Гыйрактан хәрби җиһазларны Төркия аша кайтармаячак


АКШ югары хәрби рәсмие Майкел Муллен, АКШның Гыйрактан чыккан чакта хәрби җиһаз яисә коралларны Төркия җирлеге аша чыгарырга нияте булмавын белдерде. Төркиягә килгән АКШ югары хәрби рәсмие хәрби булмаган җиһазларның гына бу ил аша чыгару өчен Анкарадан рөхсәт соравын әйтте.

Анкара моннан элек хәрби булмаган, техник җиһазларны Төркия аша чыгарылуы турындагы таләпнең парламентта карала алачагы турында белдергән иде.

2003 елда Төркия, АКШ хәрбиләре Гыйракка басып кергәндә үз җирлеген куллануга рөхсәт итмәде.
XS
SM
MD
LG