Accessibility links

10 сентябрь Төньяк Осетиядә матәм көне


Бүген булган террор гамәле корбаннары истәлегенә 10 сентябрь Төньяк Осетиядә матәм көне дип игълан ителде.

Русия прокуратурасының тикшерү комитеты мәгълүматларына караганда, Владикавказ базарында булган шартлауда 16 кеше һәлак булган, йөзләп кеше яраланган.

Базар капкасы янында торган машинаны интихарчы шартлаткан, дип фаразлана.

Тикшерү комитеты "террор" маддәсе нигезендә җинаять эшен башлатты.

Төньяк Осетия хакимиятләре һәлак булганнарның гаиләләренә берәр миллион сум биреләчәк, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG