Төркиядә конституция реформасы референдумга чыгарылды.
Конституциягә үзгәрешләр кертүне хакимияттәге Гаделлек һәм тәрәккыять фиркасе тәкъдим итте. Үзгәрешләр аерым алганд хокук-мәхкамә системы эшчәнлегенә карый.
Фирка җитәкчеләре бу реформа Төркиядә демократия үсешенә ярдәм итәчәк һәм илне Европа Берлеге стандартларына якынайтачак ди. Төркия инде берничә ел буе Берлеккә кушылырга омтыла.
1980 елларның беренче яртысындагы хәрби түнтәрелештән соң гамәлгә кергән конституциягә барлыгы 26 үзгәреш тәкъдим ителә.
Оппозиция премьер-министр Рәҗәп Таййип Эрдоганның һәм аның тарафдарларының бу тәкъдимнәрен хуплау илдә ислам диктатурасы урнашуга китерә ала дип кисәтә.