Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран тоткарланган американ хатынын акчага алмаштырмакчы


Иран тоткарланган американ хатынын ярты миллион доллар йолым акчасына алмаштырырга әзер булуын белдерде.

Дәүләт киңкүләм мәгълумат чаралары Тәһран прокурорының шундый белдерүен игълан итте.
Сара Шурд һәм тагын ике американ, Шэйн Бауер белән Дҗош Фэттал узган елның июлендә Гыйрак чиге янында тоткарланган иде.

Аларның гаиләләре әйтүенчә, алар Гыйракның төньягында тауларга сәяхәт иткән булган.

Әмма Иран аларны чик бозуда һәм күзләүдә гаепли.

Вашингтон бу гаепләүләр нигезсез ди.
XS
SM
MD
LG