Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда сайлау алдыннан ялган теркәү кәгазьләре табылды


Әфганстанда парламент саулауга берничә көн генә кала сайлаучыларны теркәү карталарының ялган нөсхәләре табылган. Бу турыда хакимият вәкилләре хәбәр итә.

Бәйсез сайлау комиссиясенең Газни виләяте бүлеге башлыгы France Press хәбәр агентлыгына иминлек көчләре Пакстанда басылган өч меңләп ялган картаны кулга алды дип белдергән.

Шимбә көнне Әфганстанда парламентның түбән пулатына сайлау үтәчәк. Андагы 249 урынга 2500-дән артык намзәт дәгъва итә.
XS
SM
MD
LG