Accessibility links

Кайнар хәбәр

Клинтон АКШның Фәлестин дәүләте төзү өчен тырышуын белдерде


АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Вашингтонның “бәйсез, суверен һәм яшәргә сәләтле Фәлестин дәүләте” төзү эшенә тугрылыклы булуын белдерде.

Моны ул Рамаллада Фәлестин идарәсе башлыгы Мәхмүт Габбас белән очрашуда әйтте.

Сишәмбе һәм чәршәмбе Клинтон Мисырда һәм Израилда Габбас белән Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяһу арасындагы очрашуда арадашлык итте.

Клинтон әйтүенчә, тарафлар Якын Көнчыгышта тынычлык урнаштыруга бәйле төп мәсьәләләр турында сөйләшүгә керешкән.

Әмма фәлестиннәр, Израил Үрдүн елгасының көнбатыш ярында яһүд утарлары төзүне дәвам итсә, сөйләшүләрдән чыгачагын белдерде.

Ун ай элек гамәлгә кергән төзелешләрне тыю карарының мөддәте бу ай ахырына чыгачак.
XS
SM
MD
LG