Accessibility links

Кайнар хәбәр

Берлин чегәннәрне илдән сөрү турында хәбәрне кире кага


Берлин Франция президенты Николя Саркозиның Германия дә Франциягә ияреп тиешсез урыннарда яшәүче чегәннәрне илдән чыгарып җибәрергә җыена дигән сүзләрен кире какты.

Германия канцлеры Ангела Меркелнең матбугат хезмәте Меркел хәтта андый тиешсез чегән лагерларының булганы турында беркайчан телгә дә алмады ди.

Германия тышкы эшләр министры Гидо Вестервелле да Германия читтән килгән чегәннәрне үз илләренә җибәрергә бер дә җыенмый дип белдерде.

Көнбатыш хәбәр агентлыклары белдерүенчә, пәнҗешәмбе көнне Саркози журналистларга Ангела Меркел да чегәннәргә карата ниятләре белән уртаклашты дип әйткән булган.
XS
SM
MD
LG