Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рим папасы педофил-руханилар өчен гарьләнүен белдерде


Лондон – Рим папасы Бенедикт 16нчы католик руханиларының җенси бозыклыгы фаш ителүе уңаеннан “тирән гарьләнү хисләре” кичерүен белдерде.

Бу турыда ул бүген Лондонда укыган вәгазе вакытында әйтте. Папа, чиркәү бу гонаһлардан арына алыр, дигән өметен белдерде.

Папа Британиягә ике көн элек килгән иде. Шимбә көнне ул Британия премьеры Дэвид Камерон һәм башка рәсмиләр белән очраша. Шулай ук аның католик оешма вәкилләре белән очрашуы каралган.
XS
SM
MD
LG