Accessibility links

Милошевич хатынына Сербиягә кайтарга рөхсәт ителә


Сербия җитәкчесе урыныннан төшерелгән Слободан Милошевичның хатыны Мирьяна Марковичка октябрь аенда кире Белградка кайта алачак, дип хәбәр итте аның адвокаты Зденко Томанович. Аның иренең хакимияттән төшерелгәненә 10 ел вакыт узган була.

Слободан Милошевич хакимияттән 2000 елның 5 октябрендә бәреп төшерелде һәм 2001 елда кулга алынды. Милошевич БМО сугыш җинаятьләре мәхкәмәсендә геноцидта гаепләнеп хөкем алдына басты, 2006 елда 64 яшендә хөкем эше тәмамланганчы йөрәк өянәгеннән вафат булды.

Мирьяна Маркович 2002 елда Белградтагы дәүләт фатирларын канунсыз куллануда гаепләнеп кулга алынды, 2003 елда Сербиядән качып китте.
XS
SM
MD
LG