БМО Гомум мәҗлесенең 65 утырышы көнтәртибендә террор һәм күпләп үтерү коралын җәелдерүгә каршы көрәш һәм икътисади кризис нәтиҗәләре кебек мәсьәләләр булачак.
Утырышта дөнья җитәкчеләре чыгыш ясаячак. Бүген мәҗлес алдында АКШ һәм Иран президентлары Барак Обама һәм Мәхмүт Әхмәдиниҗатның чыгышлары көтелә.
Кичә Нью-Йоркта "меңъеллык максатлары" исемле саммит тәмамланды. Анда АКШ президенты Обама Вашингтонның ярлы илләргә ярдәм стратегиясен үзгәртүе турында белдерде.
"АКШ моннан соң беренче чиратта коррупция һәм кеше хокукларының бозылуына каршы көрәшкән реформалар яклы илләргә ярдәм итәчәк", диде Обама.