Accessibility links

Кайнар хәбәр

Махачкалада дүрт сугышчы үтерелгән


Дагыстан башкаласында икенче көн дәвам иткән махсус чара вакытында дүрт сугышчы үтерелгән, дип хәбәр ителә.

Террорга каршы дәүләт комитеты мәгълүматларына караганда, ике сугышчы кулга алынган. Махсус чара дәвам итә.

Кичә кич сугышчылар качкан дип фаразланган бер йортка һөҗүм иткәндә махсус көчләрнең ике хәрбие һәлак булды.

Йортны камауга алгач аның янында бер интихарчы үз үзен шартлатты. Шартлауда 42 кеше яраланды.
XS
SM
MD
LG