Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лужков вазифасыннан китәргә җыенмый


Мәскәү меры Юрий Лужков үз теләге белән вазифасыннан китәргә җыенмавын белдерде.

Бүген Лужков Австриядә бер атна ял иткәннән соң эшкә чыкты.

Лужков ялга китәр алдыннан кайбер киңкүләм мәгълумат чараларында аның ялдан соң вазифасыннан алыначагы турында хәбәрләр таралган иде.

Аңа кадәр Русиянең берничә телевидение каналында Мәскәү хакимияте эшчәнлеген тәнкыйтьләүче тапшырулар чыкты.
XS
SM
MD
LG