Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин өчен төзелүче чаңгычылык үзәгендә боралак казасы булуы әйтелә


РИА Новости хәбәр агентлыгы Русиянең көньягында җимерелеп төшкән боралакның премьер-министр Владимир Путинга чаңгыда шуу өчен төзелә дип шикләнелгән яшерен урындагы төзелештә катнашканлыгын хәбәр итә.

Боралак казасында ике кеше һәлак булган иде.

Ка-32 боралагы Аэро-Камов ширкәтенеке диелә.

Аэро-Камов белдерүенчә, боралак якшәмбе көнне Кавказдагы Лунная Поляна дип аталган урында чаңгычыларны күтәрүче лифт төзү өчен әйберләр алып килгәндә төшеп җимерелгән.

Лунная Поляна рәсми рәвештә фәнни тикшеренүләр үзәге дип атала. Әмма оппозицион басмалар язуынча, бу урынна Мәскәү Кремле үз кулына алган һәм Путин анда ял иткән.
XS
SM
MD
LG