Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ирина татар кызымы?


“Татарстан гүзәле 2010” бәйгесендә җиңү яулаган Апас районында үскән Ирина Шәрипова “Дөнья гүзәле 2010” бәйгесендә катнашырга әзерләнә. Күптөрле гүзәллек бәйгеләрендә җиңү яулаган кыз шушы көннәрдә “Азатлык”ның Казан студиясендә кунакта булып китте.


2010 елның иң чибәр кызы


“Азатлык”ның яшьләр тапшыруында без гүзәллек бәйгеләрендә катнашучы кызлар турында даими таныштырып, алар белән әңгәмәләр тәкъдим итеп килдек. “Кызган таба”ның бүгенге кунагы да бик тә үзенчәлекле туташ. Хәзер аны Татарстан, Русиядә генә түгел бөтен дөнья халкы танып беләчәк. 30 октябрьдә Кытайда узачак “Дөнья гүзәле 2010” бәйгесендә Русияне беренче тапкыр Татарстан кызы тәкъдим итәчәк.

Ирина Шәрипова Казан дәүләт технология университетында дизайнер-модельер һөнәрен үзләштерә. Бүген икенче курста укый, киләчәктә үзенең коллекцияләрен тәкъдим итәргә уйлый.

Ирина гүзәллек бәйгесенә үзе теләп киләме?

Кайбер мәгълүмат чаралары Иринаны кинәт кенә “йолдыз” булды дип язды. Хәтта ки, “Татарстан гүзәле” бәйгесе җитәкчесе Изольда Сахарова да, бер әңгәмәсендә, ул тамашачылар арасында бәйгенең барышын карап утыра иде, бервакыт чибәр кызны жюри әгъзалары күреп алып аны сәхнәгә чыгарга үгетләделәр, ди.

"Баштарак ул киреләнде, ләкин бәйгенең сәүдә үзәгендә узуы Иринага тиз генә киемнәр табарга ярдәм итте", дип белдергән иде Сахарова. Ләкин Шәрипова үзе әйткәнчә, аның мондый бәйгедә катнашу теләге була. 2009 елгы “Татарстан гүзәле” бәйгесен Ирина бердәм дәүләт имтиханы бирәсе булганга үткәреп җибәрә. Ә инде җиңү алып килгән бәйгенең сайлап алу чарасына үзе килә һәм “Татарстан гүзәле” таҗын кия.

Бәйгедә аңа төрле сынаулар аша үтәргә туры килә. Әйтик, киемнәр тәкъдим итү, үзе белән таныштыру, фото-видеога төшүләр.

Татарстанныкы белән “Русия гүзәле” бәйгесендәге сынаулар күпмедер охшаш иде, ди Ирина. Мисал өчен, төрле киемнәр киеп сәхнәгә чыгу сынавы. Республика ярышында “Аквапарк” та су коену киемнәрен тәкъдим итәргә туры килә.

Ә инде талантыңны күрсәтү ярышында ул рус телендә җыр башкара, кечкенәдән җырларга, биергә ярата. Апаста яшәгәндә сәнгать мәктәбенә укырга йөри.

Модельнең тормыш рәвеше

Иринаның хәзерге тормыш мәктәбе - ул “Мисс Татарстан” агентлыгы. Анда матур итеп йөрергә, гүзәл-чибәр булырга, сорауларга тиешле итеп җавап бирергә, актерлык осталыкларына да өйрәтәләр икән.


Вакыты булу белән Ирина дуслары, якын кешеләре белән очраша. Төнге клубларны үз итми. Чөнки анда шау-шу, модель кызларга игътибар артык күп икән. “Миңа ул кирәкми, игътибар болай да җитә. Башка кызыклы шөгыльләр белән мавыгу күпкә яхшырак”, ди Ирина. Шунда ук музыка тыңларга яратуын да әйтте ул. Татар эстрадасыннан Мәликәне белә. Кайчандыр аның белән бергә сәхнәдә чыгыш ясарга туры килгән аңа.

“Йолдыз” чире белән авырмыймы?

“Урамда сине таныйлармы?” дигән сорауга ул, бик танымыйлар, диде. Чөнки Ирина фото һәм видеога бераз үзгәреп чыга икән.

Күптән түгел аның белән бер кызыклы очрак булган. Ул дус кызы белән урамнан барганда, бер төркем велосипедчылар аннан, “Син Ирина Шәриповамы?” дип сораган. “Әйе!” дигән ул. “Сиңа уңышлар телибез!” дип китеп баралар. Бу очрашуны ул күңелле вакыйга итеп искә алды.

Шәрипова белдергәнчә, аңа “йолдызлык” чире тимәгән, ул кинәт кенә кабынып сүнәргә теләми.

Иринаны татар кызы дип әйтеп буламы?

“Милләтең буенча үзеңне кем дип саныйсың?” дигән сорауга ул төгәл генә җавап бирмәде, ә татар каны аның әнисе ягыннан.

Иринаны Апас кызы дип әйтәләр. Бу аның Апас район үзәгендәге рус телле мәктәптә белем алуы һәм әби-бабасы белән яшәвенә бәйле.

Үзен ул катнаш милләт вәкиле (метиска) дип әйтә. Катнаш канлы кешеләр матур булалар икән. Ирина чибәр кешеләргә булачак рәссам, модельер буларак карый, игътибар итә.

“Дөнья гүзәле” бәйгесендә ул татарча бию башкарачак. Моны Русиядәге модель ширкәте вәкилләре шулай кирәк дип тапкан. “Мин беренче чиратта Русияне тәкъдим итәм. Шунда ук Татарстанның күпмилләтле, үзенчәлекле республика булуын күрсәтә алачакмын”, ди Ирина.

Дөньядагы иң чибәр кызлар исемлегенә керә алырмы?

Шәрипова “Дөнья гүзәле” бәйгесендә беренче урын алмаса да, Татарстан кызының дөньякүләм мәйданга чыгуын зур дәрәҗәгә саный.

Гомумән, Ирина белән әңгәмә шактый җанлы барды, ул һәр сорауга тиешле итеп җавап биреп барды. Рус теле бик шомарган, татарча гына начар сөйләшә.
XS
SM
MD
LG