Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмәндә 14 такырбаш хөкем ителде


Төмән өлкә мәхкамәсе Урта Азиядән һәм Кавказдан килгән кешеләрне кыйнауларда һәм үтерүләрдә катнашкан 14 такырбашка хөкем карары чыгарды.

Мәхкамә карары белән экстремистик төркем башлыгы Александр Ходырев 20 елга ирегеннән мәхрүм ителә.

Төркемдәгеләрнең тугызына әле 18 яшь тә тулмаган.

Алар Таҗикстан, Үзбәкстан һәм Әрмәнстаннан килгән кешеләргә корал белән һөҗүмнәр оештырган.

Һөҗүмгә дучар булганнарның икесе үлгән, алтысы каты яраланган.
XS
SM
MD
LG