Accessibility links

Кайнар хәбәр

Януковичка монарх булырга күп калмады


Украинаның Конституцион мәхкәмәсе 2004 елгы сәяси реформага үзгәрешләр кертте. Әгәр элек премьер-министр һәм хөкүмәтне Югары Рада билгеләсә, хәзерге бу вәкаләтләр кабат президентка кайта. Белгечләр моны авторитаризмга таба бер адым дип саный.

2004 елны кабул ителгән үзгәрешләрне дөрес түгел дип танып Конституцион мәхкәмә Украина президенты Виктор Януковичка зур бүләк ясады.

Конституцион мәхкәмә рәисе Анатолий Холовин җомга көнне Киевта белдерүенчә, 2004 елның 8 декабрендә Украина конституциясенә кертелгән үзгәрешләр кануны аны карау һәм кабул итү вакытында бозылу сәбәпле, Украина конституциясенә туры килми дип санала

Шулай итеп 2004 елдан парламент республикасы президент республикасына әйләнде.

Элекке конституциягә кайту тәкъдиме белән “Төбәкләр партиясе” фракциясе җитәкчесе Александр Ефремов чыкты. Аның сүзләренчә, 2004 елгы үзгәрешләр уйланылмаган һәм конституциягә туры килми.

Бүгенге 450 урынлык парламентта Янукович тарафдарлары 175, Тимошенко блогы 156, “Наша Украина” – 72, коммунистлар фиркасе – 27, Литвин блогы – 20 урыны алып тора.

Виктор Янукович
Янукович үзгәрешне хуплады


Моңа кадәр премьер-министр намзәте исемен президент Югары Радагагы депутатлар тәкъдиме белән кертә иде. Хәзер исә хөкүмәтне билгеләү президент карамагында кала.

Украина президенты Виктор Янукович бу карарны хуплады, әмма төптән үзгәрешләр булмаячагын әйтте.

Ялтада форумда чыгыш ясап ул: “Элекке күңелле булмаган сабакларны истә тотып без киң җәмәгатьчелек фикере һәм кануни карарлар белән хәрәкәт итәчәкбез” диде.

Шулай ук ул демократия, җирле үзидарә һәм кеше хокуклары үсешен вәгъдә итте.

Юлия Тимошенко
Оппозиция тәнкыйть белдерә


Ләкин президентның сәяси көндәшләре әлеге мәхкәмә карарын авторитаризмга бер адым дип бәяли.

Оппозиция башлыгы, элекке премьер-министр Юлия Тимошенко моны 1991 елны Совет җитәкчесе Михаил Горбачевка каршы түнтәрелеш белән чагыштырды.

“Бу көн, ягъни 2010 елның 1 октябре Украина тарихына демократияне юк итү, диктатура урнаштыру, Украина ГКЧПсы кебек кереп калачак” диде ул.

Тимошенко блогы урынбасары, депутат Сергей Соболев аның сүзләрен куәтләде.

“Илдә дәүләт түнтәрелеше булды. Илнең төп кануны - конституция бозылды” диде ул.

Ул шулай ук чираттан тыш сайлау уздырырга чакырды. Һәм әлеге хәлдән чыгуның бердән-бер кануни юлы ул президент һәм парламент сайлавын үткәрү булуын әйтте.

“Юкса илдә диктатура канунилашачак”, ди ул.

Белгечләр шулай ук мәхкәмә карарына шик белдерде. Сәясәт белгече Виктор Небоженко бүгенге буталчык Украина сәясәтен бу тагын да авырайтты дип саный.

“Конституцион мәхкәмә үз карары белән конституцион аңлашылмаучанлык тудырды. Ул үзенчә яхшылык эшләмәкче иде, әмма алай килеп чыкмады. Чынлыкта бу хәлне авырлаштырды гына. Чөнки ул үзен югары канун чыгару оешмасы урынына куйды һәм чын югары канун чыгару оешмасына башкаручы вазыйфасын калдырды” ди ул.
XS
SM
MD
LG