Кукмара районы мәгариф бүлеге хисапчылары Укытучылар көненә каршы төндә күзләрен дә йоммаган. Министрлыктан хезмәт хакын исәпләү тәртибенә карата тагын ниндидер үзгәрешләр килгән, шуны кертеп утырганнар, дип белдерде исемен әйтергә теләмәгән мәгариф бүлеге хезмәткәре.
Укытучыларның исемнәрен әйтергә теләмәүләре Татарстанда инде гадәти хәлгә әйләнгән күренеш. Дөресен сөйләп тәнкыйть белдерсәң, көт тә тор
Татар теле өчен дә башкача түләнә
Казандагы 143нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы: “Без дә министр вәгъдәсенә ышанып, бәйрәмгә хезмәт хакы кулга керер дип өметләнгән идек, әмма хезмәт хакы да, аның күпме булачагы язылган хисапнамә дә (укытучылар аны “квиток”, “расчетный листок” дип тә йөри – Н.А) алмадык”, диде.
Шулай ук, мәгариф хезмәткәрләре арасында соңгы вакытта татар мәктәпләрендә рус теле һәм әдәбияты, ә рус мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укытканнарга бу яңа уку елына кадәр бирелеп килгән 15% өстәмә түләү бетә икән, дигән сүзләр дә таралган.
Казан шәһәре мәгариф идарәсенең план һәм икътисад бүлеге башлыгы Лилия Башаркина сүзләренчә, әлеге өстәмә түләү бетерелми, ничек бар шулай калачак, тик исәпләү тәртибе генә үзгәрә.
“Яңача түләү кертелгәнгә күрә, үзенчәлекле белем бирүчеләргә, шул исәптән гомум белем бирү мәктәпләрендә ана теле һәм әдәбияты укытучыларына да, өстәмә түләү дә каралган. Ул укытучының төп хезмәт хакының (должностной оклад) 4,5%ын тәшкил итәчәк”, диде Башаркина.
Аның әйтүенчә, укытучылар элек алган 15% өстәмә түләүдән ул берничек тә ким булмаячак. Чөнки төп хезмәт хакы элеккегә караганда күпкә югары.
Серле хезмәт хаклары
Татарстан мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов та Татарстан укытучыларының уртача хезмәт хакы моңа кадәр алган белән чагыштырганда зуррак булачак, дип вәгъдә итте. Элек ул 9 мең 870 сум тирәсе булган, яңа уку елыннан 13 мең 200 сум булачак.
Шулай да кайберәүләрнең хезмәт хаклары кимергә дә мөмкин икән. Башаркина әйтүенчә, элеккегә караганда кимрәк алган очракта компенсацияләү дә каралган. Әмма ул яңа хезмәт хакына күчеш чоры өчен генә булачак.
Кайбер мәктәпләрнең укытучылары үзләренең нәрсә өчен һәм ничек алачакларын белмәүләрен әйтә. Мәктәпләрдәге хезмәт хакы өчен җаваплы кешеләр сентябрь ае буе гел мәгариф идарәләренә йөгергән. Барган саен алар гел яңалык белән кайта икән. Башларыбыз буталып бетте инде, ди укытучылар.
Соңгы сүз кемдә, мәктәп мөдирендәме?
Яңача түләүнең тагын бер зур үзенчәлеге шул: хезмәт хакы ике кисәктән тора. 70%ы төп (база) өлеше һәм 30%ы стимул түләве. Укытучыларның күбесен менә шул стимул түләве шикләндерә дә инде. Кайбер мәктәп мөдирләре нинди яхшы һәм тырышып эшли торган укытучы булмасын, аны яратмаска да мөмкин. Кайберәүләр стимул фонды тәтемәскә мөмкин дип тә борчыла.
Казандагы 86нчы мәктәпнең мөдире Гөлназ Галиева, тормыш булгач, андый мәктәпләр һәм укытучылар белән мөдирләр арасында каршылык булганы да бардыр, дигән карашта. Әмма үзләрендә андый хәлнең булмавын әйтә.
“Стимул фондын мөдир генә ясамый. Яңача түләү турында сүз чыгуга ук безнең мәктәптә комиссия төзелде. Аңа 6 методберләшмәдән берәр кеше, һөнәр берлегеннән бер кеше һәм хезмәтне саклау (охрана труда) оешмасыннан бер кеше кергән. Алар утырып бөтен укытучыларның баллары саналгач кына директор белән килешү төзелә”, ди Галиева.
Аның сүзләренчә, яңача хезмәт хаклары, барыбер, иң ким дигәндә бер меңгә һәм аннан да күпкә артачак.
Отабызмы, әллә отылабызмы?
Ә исемен әйтергә теләмәгән бер укытучы: “Кичә санап күрсәттеләр. Зур итеп мөнбәрләрдән санасалар да, без бернәрсә дә отмаячакбыз һәм шул ук вакытта отылмаячакбыз да. Менә акча алгач күрербез инде ни булганны”, диде.
Башаркина сентябрь ае өчен хезмәт хаклары план нигезендә 5-7 октябрьдә биреләчәк, дип әйтте. Укытучылар бәйрәме көнне хезмәткәрләре кулына хисапнамә һәм хезмәт хакы алган мәктәп булмады. Бәлки яңача хезмәт хакын күреп, кәеф бозылмасын өчен тоткарлап торганнардыр, ди укытучылар.
Укытучыларның исемнәрен әйтергә теләмәүләре Татарстанда инде гадәти хәлгә әйләнгән күренеш. Дөресен сөйләп тәнкыйть белдерсәң, көт тә тор
-
урыныңнан очасың да чыгасың, я булмаса мәктәп мөдиренең эзәрлекләве башлана, ди алар. Татар теле өчен дә башкача түләнә