Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гуантанамо тоткыны АКШ мәхкәмәсе алдына басты


Нью-Йоркта АКШның Гуантанамо базасында төрмәдә тотылган Танзания ватандашы Әхмәд Халфан Гайлани мәхкәмә алдына басты. Гайлани 1998 елда АКШның Танзания һәм Кениядәге илчелекләре янында шартлаулар нәтиҗесендә 224 кешенең үлемендә гаепләнә.

Тикшерү нәтиҗәләренә караганда, ул Танзания шартлавы өчен шартлаткычлар һәм машина әзерләгән булган. Шулай ук аның Әл-Каидә җитәкчесе Усама бин Ладенның ярдәмчесе булуы билгеле.

Гайлани 2004 елда Пакстанда кулга алынган.

Гаепле табылган очракта аңа гомерлек төрмә җәзасы яный.

Террорда гаепләнеп Гуантанамода утырган башка тоткыннар хәрби мәхкәмәләрдә хөкем ителде.
XS
SM
MD
LG