Әфган хөкүмәте һәм БМОның наркотик һәм җинаять идарәсе уздырган тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, Әфганстанда кимендә бер миллион кеше әфьюн куллана, дистәләгән мең кеше аракысыз яши алмый.
Наркоманнар арасында хатын-кызлар һәм балалар саны үсә. Хатын-кызлар сугыш, ярлылык, икътисади һәм социаль авырлыкларга чыдый алмыйча әфьюн куллана башлый, ди илнең наркотикларга каршы көрәш министры урынбасары Мөһәммәд Ибраһим Әзһар.
Азатлык радиосының әфган редакциясенә авыру бер хатын-кыз хастаханәгә барып дәвалана алмагач авыртуны басар өчен һероин кадый башлаганын сөйләгән. Ханымга табипка барырга ире рөхсәт итмәгән.
Консерватив ислам җәмгыятендә күп кенә хатын-кызлар үз проблемалары турында сөйләргә курка. Шуңа күрә наркоманнарга ярдәм итү үзәкләренә йөрүчеләр арасында да хатын-кызлар юк диярлек, ди белгечләр.