Чилида җир астында бикләнеп калган 33 шахтерны чыгару чәршәмбе, 13 октябрьдә башланырга мөмкин.
Бу турыда Чилиның тау сәнагәте министры Лоуренс Голборн белдерде.
700 метр тирәнлектә бикләнеп калган шахтерларны чыгару өчен махсус тишек бораулау эшләре шимбә көнне тәмамланды.
Шахтерлар махсус савыт белән берәмләп-берәмләп чыгарылачак.
Чилиның төньягындагы шахтада бишенче августта ишелү булган иде. Андагы шахтерларның исәнлеге ишелүдән соң берничә атна үткәч кенә ачыкланды.
Шуннан соң алар тормыш өчен кирәкле әйберләр белән тәэмин ителә башлады.