Accessibility links

Кайнар хәбәр

Химки урманын яклаучылар көрәшне дәвам итәргә әзер


Химки урманын яклаучылар хәрәкәте, әгәр дә хакимият Мәскәү-Петербур юлын элеккечә төзүне яңартса, көрәшне дәвам итәргә әзер булуын белдерде.

Бу турыда Мәскәүдә үткән матбугат очрашуында хәрәкәт җитәкчесе Евгения Чирикова белдерде. Экологлар әйтүенчә, белгечләр бу проектны тикшерү өчен транспорт министрлыгыннан барлык кирәкле документларны сораячак.

Сишәмбе Русия президенты Дмитрий Медведев әлеге белгечләр белән ябык ишекләр артында сөйләшү үткәрде.

Август аенда күпсанлы протест чараларыннан соң Медведев бу төзелешне туктатып торырга кушты.
XS
SM
MD
LG