Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әхмәдиниҗатны Лүбнәндә зур хөрмәт белән каршыладылар


Лүбнәнгә беренче мәртәбә дәүләт сәфәре белән килгән Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗатны зур хөрмәт белән каршы алдылар.

Һава аланыннан президент сараена кадәр Иран әләмнәре белән бизәлгән юл янына Әхмәдиниҗатны каршыларга дистәләрчә мең кеше җыелды.

Һава аланында чыгыш ясап Әхмәдиниҗат Лүбнән белән Иранның дошманнары бу ике илнең иңгә иң торуын күреп куркырга тиеш диде.

Әлеге сәфәр барышында Әхмәдиниҗат Лүбнән президенты белән дә, көнбатышка йөз тотучы премьер-министр белән дә очрашыр, ике шәһәрдә зур халык төркемнәре алдында чыгыш та ясар дип көтелә.
XS
SM
MD
LG