Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО генераль секретаре НАТОның бердәм ракета калканын хупларга чакыра


НАТО генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен ракетадан саклану өчен НАТОның бердәм системын булдыруны хупларга чакырды.

Брюссельдә НАТО илләренең саклану һәм тышкы эшләр министрлары очрашуында чыгыш ясап Фог Расмуссен бу программа чыгымнары кабул ителерлек дәрәҗәдә булачак диде.

Очрашуда катнашучылар НАТОның яңа стратегик концепциясе проекты турында фикер алыша.

Әлеге концепциядә төп игътибар яңа куркынычларга, шул исәптән дошман илләрнең ракета һөҗүменә, шулай ук террорчылыкка һәм интернет һөҗүмнәренә юнәлтелә.
XS
SM
MD
LG