Accessibility links

Рөстәм Хәмитов 100 көненә хисап тота


Рөстәм Хәмитов
Рөстәм Хәмитов

26 октябрь көнне Уфада Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов журналистлар белән зур очрашу оештыра. Анда ул үзенең беренче 100 көнлек эшенә хисап тотачак.


Киң мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашу Уфаның мәһабәт Конгресс-холл бинасында узачак. Анда катнашырга теләгән журналистлар аккредитация үтә. Әлегә мәгълүм булуынча, теге яки бу матбугат чараларына чикләүләр юк, теләге булган һәммә кеше шушы киңколачлы очрашуга килә ала.

Бу арада Рөстәм Хәмитов, гомумән, матбугат чаралары игътибары үзәгендә. Аның әңгәмәләрендә әйтелгән фикерләр исә җәмәгатьчелек арасында киң тикшерелә. Мәсәлән, президентның “Газета.ру”га биргән әңгәмәсе халык арасында төрлечә кабул ителә. Хуплаучылар да, президентның кайбер фикерләре белән килешмәүчеләр дә җитәрлек.

21 октябрь көнне Рөстәм Хәмитов Мәскәүдә Русия президенты Дмитрий Медведев белән очрашып, аңа да хисап биреп кайткан иде. “Газета.ру” интернет порталы белән әңгәмәдә бу хакта да сорау бирелә.

Әңгәмәдән аңлашылганча, Рөстәм Хәмитов үзбелдеге белән генә Башкортстан президенты дигән атамадан ваз кичмәячәк. “Әмма төбәк җитәкчеләрен бер төрле генә атамага күчерү хакында федерал канун кабул ителсә, Башкортстан да аңа иярәчәк”, дип белдерә Рөстәм Хәмитов.

Әңгәмәдә Башкортстанда башкорт булмаган балаларга башкорт телен укыту-укытмау турындагы сорау да бирелгән. Рөстәм Хәмитов сүзләренчә, Башкортстанда башкорт теле укытылырга тиеш, ләкин башкорт булмаган башка милләтләргә аны көчләп тагу да дөрес түгел.

Республикада барган халык исәбен алу барышына кагылышлы сорау да бирелә президентка. Башкортстанда районнар һәм шәһәрләр хакимиятләре башлыкларына башкортлар саны күпме булырга тиешлеге хакында күрсәтмәләр төшерелгән, дигән хәбәрләр йөри. Моңа карата фикерен белдереп, бернинди “разнарядка” да бирелмәде, дип әйтә Рөстәм Хәмитов. Быелгы җанисәп, 2002 елгысыннан аермалы буларак, тыныч шартларда үтә, ди ул.

Башкортстан хөкүмәте җитәкчесен билгеләүгә кагылышлы сорауга Рөстәм Хәмитов тәгаен генә җавап бирми. “Башкортстан премьер-министрын билгеләү карарын әлегә кабул итмәдем. Көчем җиткәнче бу вазыйфаны үзем башкарам. Бәлки әле премьер-министр вазыйфасына бөтенләй дә кеше тәгаенләнмәс”, дип җавап бирә Рөстәм Хәмитов.

Бүгенге көндә элекке премьер Сарбаев кайда икән сорауга президент: “ул әле Башкортстанда, ләкин республикадан читтә тәкъдим ителгән кайбер вазифаларны өйрәнә”, дип әйтә. Ә элекке президент Мортаза Рәхимов белән бик сирәк аралаша икән Хәмитов әфәнде. “Өч ай эчендә ике тапкыр гына очраштым Мортаза Рәхимов белән”, ди ул.
XS
SM
MD
LG