Accessibility links

Кайнар хәбәр

Идрис Газиев: Мин бәхетле!


Корманай авылында Гамбәрә апа йорты алдында су ташый торган тимер мичкә булган. Дүрт яшьлек Идрис шул мичкә эченә кереп сәгатьләр буена көйләр чыгарып утырган. Бүген җырчы Казанда зур концертка әзерләнә.

Башкортстанның Авыргазы районы Корманай авылында яшәүче Гамбәрә апа күршесендә яшәүче кечкенә Идриснең моннан бер 40 чамасы ел элек үк танылган җырчы булачагын фаразлаган. Аның йорты алдында су ташый торган тимер мичкәләр булган. Дүрт яшьлек Идрис шул мичкә эченә кереп сәгатьләр буена көйләр чыгарып утыра торган булган.

Үзенең беренче концертын Идрис Газиев тимер карават бизәкләренә тотынып гаиләсе алдында биргән. "Ходай минем тавышны "әни" сүзе белән чыгарды", ди җырчы үзе.

Шул яшьтән үз-үзен һәм дөньяны өйрәнә башлаган җырчы бүген дә камиллеккә чикләр юк, дип саный. Идрис Газиев көн дә белемен һәм осталыгын арттыра, сәләтен халыкка җырлары аша кайтару өчен яши.

Казанда 30 октябрь көнне үтәчәк иҗат кичәсе алдыннан Идрис Газиев белән әңгәмәне 27 октябрь көнне Азатлык дулкыннарында тыңлагыз!
XS
SM
MD
LG