ЮКОСның элекке җитәкчесе Михаил Ходорковский Мәскәү мәхкәмәсендә ясаган чыгышында ярлыкау сорады. Бүген мәхкәмәдә ЮКОС җитәкчеләре Михаил Ходорковский һәм Платон Лебедевка каршы ачылган икенче җинаять эше буенча гаепләнүчеләр һәм аларның адвокатларын тыңлау башланды.
Ходорковский беренче булып чыгыш ясаган. Аның адвокатлары Ходорковскийның хуҗалык эшләре өчен генә җаваплы булуы сәбәпле гаебе булмаганын ачыклаган.
“Мәскәү мәхкәмәсенең “алар гаепсез” дигән карар чыгаруына ышанып булмый, шулай да адвокатлар хезмәтенә тиешле бәя бирүегезне үтенәм”, дигән Ходорковский үз чыгышында.
Прокуратура нефть урлауда гаепләнгән Ходорковский һәм Лебедевны 14 ел төрмәгә хөкем итүне сорый.