Accessibility links

Кайнар хәбәр

Афинда бомба урнаштырылган пакет шартлады


Греция мәгълүмат чаралары, башкала Афиндагы Панграти мәхәлләсендә почта тарату ширкәтендә билгесез кеше тарафыннан калдырылган бер пакетның шартлавы нәтиҗәсендә бер кешенең яралануын хәбәр итте.

Шартлауның зур зыяны булмаган. Иминлек камераларын тикшерү нәтиҗәсендә, вакыйгада катнашы булуда шикләнелгән бер кеше кулга алынды.

Полиция шул ук мәхәллә тирәсендә тагын ике пакет тапшырылуын ачыклаган. Вакыйга турында киңрәк тикшерү эше башланды.
XS
SM
MD
LG