Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нәрсә ул ТАНЕКО?


ТАНЕКО ширкәте
ТАНЕКО ширкәте

Узган атна Русия президенты Дмитрий Медведев Татарстанга килгәч, ТАНЕКО ширкәтендә нефть эшкәртү комлексын эшләтеп җибәрүдә катнашты. Русия премьеры Владимир Путин да ТАНЕКО мөмкинлекләре белән кызыксынган иде. Нәрсә соң ул ТАНЕКО?

ТАНЕКО Татарстанның иң купшы проектларының берсе булып санала. 2005 елда Татарстанның авыр күкертле нефтен эшкәртүче корылмасы нигезендә тулы бер комплекс төзү турында карар кабул ителде.

Төзелеш зур тизлек белән алып барылды. Бу корылышка чит төбәкләрдән 25-30 мең кеше җәлеп ителде, Уфа, Түбән Новгород нефтехимия белгечләре һәм төзелеш институтлары, чит ил белгечләре чакырылды. Анда инде 170 миллиард сум кереп китте, төзелешне тәмамлау өчен тагын 90 миллиард кирәк, ди нефть генераллары.

Комплекс 3 өлештән торачак: нефть эшкәртү, нефтьне тирәнтен эшкәртү һәм нефтехимия заводы. Әлегә ТАНЕКОда аның беренче өлешен генә эшләтеп карыйлар.

Аның ачылышын Русия президенты килүенә туры китереп оештырдылар. Дмитрий Медведев төймәгә басып, нефтьне суырту җайланмасын кабызып җибәрде. Бу беренче комплекстан бензин, мичләр өчен ягулык, техник керосин, вакуумлы газойл, ягу өчен мазут, күкерт һәм башка нефтехимия эшләнмәләре чыгачак, дип хәбәр ителә.

Соңыннан ягулыкны тирәнтен эшкәртү корылышы эшләп китәргә тиеш, аның 1200 тонна авырлыгындагы реакторларын урнаштырганнар инде. Бу эшләр тәмамлангач, комплексның бу өлешендә 18 төр ягулык җитештереләчәк, дип хәбәр итә ТАНЕКО вәкилләре.

ТАНЕКО сәхифәсендә алар арасында Евро-5 стандартындагы югары сыйфатлы машина майлары да булачак, диелә.

Иң мөһиме – бөтен комплекс корылып беткәч, анда Татарстандагы югары күкертле нефтьне эшкәртү 97%ка кадәр җитәчәк, дип белдерә ТАНЕКО җитәкчесе Хәмзә Багманов.

Русия премьер-министры Владимир Путин күптән түгел Самарда булган һәм нефть өлкәсе үсешенә багышланган җыенда "Бу чыннан да шулай булачакмы?" дип кызыксынган булган. Агентлыклар хәбәренә караганда, ТАНЕКОның генераль директоры Хәмзә Багманов “Һичшиксез!” дип җавап биргән.

Әмма корылышны төзеп бетерер өчен тагын 90 миллиард сум кирәк икән. Бу хакта проектның җитәкчесе Хәмзә Багманов Русия премьер-министры алдында чыгыш ясаганда хәбәр иткән. Әлегә Владимир Путинның бу сорауга җавабы билгеле түгел.

Федераль үзәк бу төзелешкә инде 16, 5 миллиард сум биргән инде. ТАНЕКО интернет сәхифәсе хәбәр иткәнчә, инвестфондтан бүленгән бу акчага нефтьүткәргеч салынган, башка төр ягулык өчен икенче үткәргеч яңартылган, бу корылышларга илтүче тимер юл салынып ята.

Әмма төп авырлык Татарстанга төшкән. Төп инвестор “Татнефть” анда үз акчаларын керткән, шулай ук аның өчен кредитлар алынган. Барлыгы комплекска 170 миллиард сум җәлеп ителде, диелә рәсми чыганакларда.

Бу проект башында “Татнефть” ширкәте һәм республиканың “Связьинвестнефтехим” холдингы тора. ТАНЕКО акцияләре шушы ике ширкәт кулында. “Татнефть”кә – 91%, “Связьинвестнефтехим” га 9% хиссә карый, дип хәбәр итә ТАНЕКОның рәсми интернет сәхифәсе.

Бу проектны Татарстан җитәкчелеге һәм федераль үзәк дәрәҗәсендәге түрәләр багып тора. “Связьинвестнефтехим” – Татарстан республикасына караган ширкәт, анда дәүләт өлеше булган иң керемле ширкәтләрнең акцияләре тупланган. Аның идарәчеләр шурасын президент Рөстәм Миңнеханов җитәкли.

ТАНЕКО башлыгы Хәмзә Багманов Русия премьеры үткәргән җыенда, республика җитәкчелеге белән беррәттән, нефть тармагы кураторы дип Русия вице-премьеры Игорь Сечинга да рәхмәтләрен белдерде.
XS
SM
MD
LG